Казанда 16 июньнән элемтәдә чикләүләр булу ихтимал. Мобиль операторлар шундый кисәтү тараткан. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Бу вакытта акчасыз түләү, банкоматлар һәм гео-сервислар куллану белән бәйле кыенлыклар булырга мөмкин. Шуңа күрә Wi-Fi кулланырга киңәш ителә, диелә хәбәрдә.