Мобиль интернетны сүндерүләрнең бердәм тәртибен булдырырга тәкъдим иттеләр – «Известия»
Россия хакимиятләре экстрен хәлләрдә мобиль интернетны сүндерүнең бердәм тәртибен булдыру мөмкинлеген карый. Әлеге инициатива Россиянең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы дәрәҗәсендә карала. Бу хакта «Известия» басмасына сылтама белән «Татар-информ» яза.
Басма мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта кәрәзле элемтә һәм мобиль интернетны вакытлыча сүндерү карарын төбәкләрдәге төрле структуралар, шул исәптән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм җирле хакимият органнары кабул итә. Мондый чаралар еш кына беспилотниклар һөҗүме булганда яки зур массакүләм чаралар узганда күрелә.
«Моңа кадәр кәрәзле элемтә операторлары Роскомнадзор һәм көч ведомстволары, аерым алганда ФСБ күрсәтмәләрен үтәде. Мәсәлән, төрле массакүләм чараларга әзерләнгән вакытта бу стандарт практика иде. Әмма килеп чыккан хәлләр һәм БПЛА һөҗүмнәре ешаю сәбәпле, мондый күрсәтмә бирүче структуралар күбәйде», – дип хәбәр иткән газета чыганагы.
Аның сүзләренчә, бердәм вәкаләтле орган булдыру мөмкинлеге карала һәм элемтәне сүндерүгә барлык гаризалар шуның аша керәчәк. Бу аерым ведомстволар тарафыннан санкцияләнмәгән карарларның йогынтысын юкка чыгарырга тиеш.
Шулай ук махсус мәгълүмати система булдыру турында да фикер алышу бара. Аның ярдәмендә операторлар элемтәне сүндерү һәм кире кушу вакыты һәм зоналары турында төгәл күрсәтмәләр алачак, диелә бу хәбәрдә.