Көз көне Дәүләт Думасына мобиль интернет өзеклекләре очрагында компенсацияләр турында закон проектын кертергә планлаштыралар. Нинди очракларда яңадан исәпләүгә исәп тотып булачак? Бу хакта «Аргументы и Факты»га РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының юридик факультеты деканы урынбасары Александр Жуков сөйләгән.
Элегрәк Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе урынбасары Александр Аксененко мобиль интернет эшендәге өзеклекләр вакытында зыянны каплау турындагы закон проектын эшләү турында хәбәр итте. Аның сүзләренчә, документны сентябрьдә үк карау планлаштырыла.
«Мобиль интернет – ул килешү буенча күрсәтелә торган хезмәт, анда якларның барлык хокуклары һәм бурычлары, челтәргә керү мөмкинлеген бирү шартлары, элемтә өчен түләү тәртибе язылган, – дип аңлата Жуков. – Шунда ук гадәттән тыш хәлләр очрагы турында да әйтелгән. Мәсәлән, элемтә дәүләт органнары яки һава һөҗүмнәреннән саклану системалары эше аркасында чикләнергә мөмкин. Һәм әгәр килешү буенча мондый шартларда компания җаваплылыктан азат ителә икән, компенсация алу мөмкин түгел диярлек».
Теләк булганда, әлбәттә, ярдәм хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә һәм шәхсән яңадан исәпләүне таләп итәргә мөмкин: кайбер операторлар клиентларының теләкләренә каршы килми һәм тариф бәясенең бер өлешен кире кайтара, бонус минутлар яки гигабайтлар яза. Ә менә өзеклек компания гаебе белән килеп чыкса (мәсәлән, аның җиһазлары сафтан чыкса), абонентка акча кире кайтарылырга тиеш, ди эксперт.
Моның өчен хезмәтләрнең кайчан күрсәтелмәвен теркәп куярга кирәк: мәсәлән, хаталарның скриншотларын ясарга, элемтәнең кайсы вакытта булмавын язып куярга, интернетның тизлеген даими үлчәргә. Бу мәгълүматларның барысын да мобиль операторга җибәрергә кирәк. Әгәр дә ул ирекле рәвештә компенсация түләүдән баш тарта икән, бу очракта Роспотребнадзорга яки судка мөрәҗәгать итәргә була.
Жуков сүзләренчә, компенсация сорап мөрәҗәгать иткәндә, абонентның яшәү төбәген дә исәпкә алырга кирәк: Россиянең кайбер субъектларында 2022 елдан бирле элемтә һәм коммуникацияләрне контрольдә тотуны күздә тоткан билгеле бер әзерлек дәрәҗәләре гамәлдә, моны шулай ук компания җаваплылыктан азат ителә торган форс-мажор хәлләр дип бәяләргә мөмкиннәр, диелә хәбәрдә.