Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Моңа кран кирәк» — Винарис Ильегет печән кибәне өстенә менеп фотога төшмәкче булган

Кызык видеоның идеясен Гүзәлия уйлап тапкан.

news_top_970_100
«Моңа кран кирәк» — Винарис Ильегет печән кибәне өстенә менеп фотога төшмәкче булган
Рамил Гали

Винарис Ильегет Лэйна белән шаян видео төшергән. Лэйна Винариска печән кибәне өстендә шәп фотолар килеп чыгуы турында әйтә, бар көченә этеп, җырчыга шунда менәргә булыша. Винарис әй азаплана инде, әй азаплана, ләкин менә алмый, кире егылып төшә.

Җырчы шулай үзеннән-үзе көләргә ярата. Әлеге очракта шаян видеоның идеясын Гүзәлия уйлап тапкан.

Инстачылар бу постка әллә никадәр комментарийлар калдырган. «Лэйна, кү.тешлә, тешләсәң, шунда ук менеп китә», «Анда бульдозер тормыймы? Чүмече белән этергә?», «Бер җиреннән чеметеп алсаң, зыр итеп менеп китә», «Сыер булган бу» «Кран кирәк монда», — дигәннәр.

Бер инстачы үзенең кран йөртүе турында әйткән. «Килимме?» — дип тә сораган.

Винариска ябыгырга ярдәм итәргә теләк белдерүче дә табылган. Винарис кына: "Ә ул миңа кирәкме икән? Нигә башта сорамыйсыз?» — дип җавап кайтарган.

Калган инстачылар рәхәтләнеп көлешкән.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100