"Моңа кадәр фатирда талаш, тавыш та ишетелмәгән иде"
Ирне алты елга каты режимлы колониягә хөкем иткәннәр.
Хатынын суеп үтергән Чаллы кешесен алты елга төрмәгә хөкем иттеләр. Прокуратура бу срокны унөч елга кадәр озынайтырга кирәк дип саный. Бу турыда «Челнинские ивестия» сайты хәбәр итте.
Фаҗига 5 сентябрьдә ГЭС бистәсендәге 4А/4 йортының подъездында була. Ир хатынының муенына пычак белән Хатын «ашыгыч ярдәм» килгәнче үк подъездда җан бирә.
Яр Чаллы суды ГЭС бистәсендә яшәүче 44 яшьлек
Бу ир белән хатын ун ел чамасы бергә яши. 44 яшьлек ир — эшмәкәр. Хатыны Заһидә Урта Азиядән күченеп килгән. Ир шәһәрдәге фатирда яшәүне кулай күргән, хатынның Сидоровка бистәсендә йорты да була. Ир белән хатын арасында мөнәсәбәтләр бозыла башлый. Танышлары сүзләренчә, соңгы вакытта ир" ял көннәрендә килеп йөри торган" әти булган. Гаиләдә балигъ булмаган бала үсә.
Фаҗига буласы көнне Илгиз Заһидәне фатирга чакыра. Хатын тиз килеп җитә. Талаш чыккач, ул иренең әти-әнисен чакыра. Фатирга ата кеше килә. Илгизнең анасы исә подъезд төбендә утырып кала. Талашны туктату өчен, Заһидә чыгып китә. Лифт көтеп тормыйча, баскычтан төшә башлый. Шул чакта хатынны Илгиз куып җитә һәм пычак кадый. Хатынның ачыргаланып кычкырган тавышы бөтен подъездда ишетелде, дип сөйли шаһитлар.
Бу вакытта подъезд яныннан полиция хезмәткәре узып бара. Ул да үз әтисе белән була. Алар кереп, Илгизне тоткарлый һәм полициягә тапшыра.
Күршеләре Илгиз турында бары тик яхшы фикердә генә булган. Аны исерек килеш тә очратмаганнар. Моңа кадәр фатирда талаш, тавыш та ишетелмәгән. Алар бу фаҗига турында белеп, бик гаҗәпләнгән.
Гаиләнең балигъ булмаган баласын Заһидәнең туганы тәрбиягә алган.