Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мәңгегә аерылдык» – Сиринә Зәйнетдинованың концерт директоры гаиләсенә кайгы килгән

news_top_970_100
«Мәңгегә аерылдык» – Сиринә Зәйнетдинованың концерт директоры гаиләсенә кайгы килгән
социаль челтәрләр

Сиринә Зәйнетдинованың концерт директоры Айзилә Вәлиева гаиләсенә кайгы килгән. Шушы көннәрдә ул үзенең кадерле кешесе – әнисен соңгы юлга озатты.

Айзилә Вәлиева әнисе белән хастаханә юлларын күп таптады, якын кешесен исән калдыру өчен озак көрәште. Ләкин, Аллаһы Тәгалә тарафыннан язылып куелган язмышларны үзгәртеп булмый шул.

Әни янына кайтам. Ул гына мине башка каршы алмый. Мәңгегә аерылдык шул, – дип моңсула ул, туган якларына, авылга кайтып барышлый. – Елама, дип язасыз... Юк, еламыйм, күңел генә тулып китә. Әни ахыргы көннәрендә миңа: «Кызым, син дөньяга авызыңны ерып, елмаеп килдең, елап килмәдең. Шундый матур, кап-кара бөдрә чәчле, шомырттай кара күзле идең. Елмаеп килдең, гел елмаеп яшә», – диде. Әни сүзе – закон. Елмаеп яшәргә тырышырга кирәк. Күңелем өзгәләнсә дә, елмаям, – дип сөйли сторисларында Айзилә.

Айзилә Вәлиева әнисен җәй көне видеога төшергән булган. Анда Айзиләнең әнисе, тиздән мәңгегә хушлашачакларын тоемлаган кебек, «аерылдык, кызым» дип сөйли.

«Гел рәхәтләнеп сөйләшеп тә булмый. Кайтасың да китәсең. Сагынып торам. Күреп тә булмый, аерылдык без синең белән», – ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100