news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әтисе коткарырга тырышкан: Минзәлә районында сулыкта 5 яшьлек бала батып үлгән

news_top

Бүген Минзәлә районында Татар Мөшегәсе авылы янындагы сулыкта 5 яшьлек кыз батып үлгән, Бу хакта Татарстан Прокуратурасы хәбәр итә.

16.05 сәгатьтә «Глонасс-112» системасы буенча 5 яшьлек кызның батып үлүе турында хәбәр килгән. Урын су коену өчен җиһазландырылмаган. Фаҗиганең сәбәбе – су объектларында кагыйдәләрне бозу

Фаҗиганең шартларын ачыклау өчен вакыйга урынына Минзәлә районы прокуратурасы вәкиле килгән, тикшерү оештырылган.

Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, кыз сулыкта ата-анасы белән бергә кабартылган түгәрәк белән су коенган. Бер мизгелдә түгәрәк әйләнеп капланган һәм ул су астына киткән. "Әтисе кызны табарга тырышып караган, ләкин булып чыкмаган. Соңрак баланың гәүдәсе 2 метр тирәнлектә табылган»,- диелә Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе хәбәрендә.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар