Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мизулина YouTube хостингын блокировкалау турында хәбәргә аңлатма бирде: фейк

news_top_970_100
Мизулина YouTube хостингын блокировкалау турында хәбәргә аңлатма бирде: фейк
Владимир Васильев, архив

28 февральдән YouTube хостингын блокировкалау турында Екатерина Мизулина исеменнән әйтелгән хәбәрләр социаль челтәрләрдә таралды. Интернет иминлеге лигасы директоры Екатерина Мизулина сүзләренчә, бу хәбәрләр дөреслеккә туры килми. Бу турыда ТАСС яза.

«Россиядә 28 февральдән YouTube блокировкалау ихтималы турында минем исемнән таратылган хәбәр дөреслеккә туры килми», – дигән ул.

ТАСС агентлыгы әңгәмәдәше сүзләренчә, ул «Телеграмда үз исеменнән фейк хәбәрләр тарату турында Роскомнадзорга мөрәҗәгать итәргә җыена».

Моңа кадәр Екатерина Мизулина исеменнән алып барыла торган фейк Телеграм каналында хәбәр чыккан, анда «2023 елның 28 февраленнән башлап Россия Федерациясе территориясендә YouTube платформасы блокировкаланачак» дип язылган.

Гыйнвар уртасында «Вагнер» шәхси хәрби компаниясенә нигез салучы Евгений Пригожин YouTube хостингын «безнең заманның мәгълүмати чумасы» дип атаган һәм аны якын арада Россия территориясендә тыячаклар, дип алдан хәбәр биргән. Ул, видеохостингны актив кулланучылар «тиешле җәза» алачак, дип әйткән һәм «Вагнер кувалдасы» белән янаган. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Соңрак Россия Президенты каршында Кеше хокуклары буенча совет әгъзасы Кирилл Кабанов, платформаны Россиядә сүндерү мөмкин һәм реаль, дип белдергән. Ләкин, Дәүләт Думасының мәгълүмати сәясәт буенча комитеты рәисе урынбасары Евгений Попов сүзләренчә, парламентның түбән палатасында YouTube платформасын ябу турында фикер алышмыйлар. Мондый адымга каршы Цифрлы министрлык башлыгы Максут Шадаев та чыгыш ясаган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100