news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мизанда безнең кайсы гамәлләребез авыррак булачак?

news_top

Мизанда безнең кайсы гамәлләребез авыррак булачак? Кыямәт көнне үлчәүнең уң ягын басырлык иң кыйммәтле гамәл нинди булыр икән? Буа мәдрәсәсе җитәкчесе урынбасары, Буаның «Әниләр» мәчете имамы, мәктәптә тарих, җәмгыять белеме, биология, география укытучысы Марсель хәзрәт Кәримов шул хакта аңлата.

«Күпчелек моны күпләп укылган нәфел гыйбадәтләр яки зур күләмдә бирелгән садакалар дип уйлыйлар. Ләкин сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм безгә бөтенләй башка хакыйкатьне ача:

«Кыямәт көнендә мөэминнең гамәлләр үлчәвендә әхлактан да авыррак нәрсә булмас. Чыннан да, Аллаһы Тәгалә яман сүзле һәм әдәпсез кешеләрне үз итми, аларны сөйми».

Бу хәдис безгә бик зур дәрес бирә. Күркәм әхлак – кешенең дөньядагы бизәге генә түгел, ул аның ахирәттәге байлыгы да», – ди хәзрәт.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар