Михаил Мишустин һәм Рөстәм Миңнеханов «Эх, сез матур кызлар»ны тубафонда уйнауны тыңлады

Казанга Михаил Мишустин килде
Казанга эш сәфәренә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин килде. Тукай исемендәге халыкара аэропортта Россия Хөкүмәте башлыгын Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, башка рәсми затлар каршы алды. Бу турыда Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Фото: © https://tatarstan.ru/
Михаил Мишустин Рөстәм Миңнехановның төбәк үсешенә керткән зур өлешен югары бәяләде
Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның төбәк үсешенә керткән зур өлешен билгеләп үтте. Очрашу Казанда «Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр үсеше» Бөтенроссия форумы кысаларында узды. ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Телеграм-каналында очрашу кадрларын күрсәтте.
Мишустин ассызыклаганча, Миңнехановны Россия Президенты Владимир Путин хуплый, һәм алдагы сайлауларда аның казанышлары лаеклы бәяләнер, дип ышаныч белдерә. «Сезгә Татарстан Республикасы Рәисе сайлауларында чын күңелдән уңышлар телим», – диде Михаил Мишустин.
Рөстәм Миңнеханов, җавап итеп, Россия лидерына һәм РФ Хөкүмәтенә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. «Без зур Халыкара программалар алып барабыз. Сезгә, Хөкүмәткә зур рәхмәт – безнең барлык проектлар буенча тулы элемтәбез бар. Безнең өчен барлык шартлар да тудырылган, бары тик эшләргә генә кала», – диде Татарстан Рәисе.
Тубафонда «Эх, сез матур кызлар»ны уйныйлар
Михаил Мишустин «Казан Экспо» мәйданчыгында «Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр үсеше» бөтенроссия форумы кысаларында күргәзмә белән танышты. Аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Россия Федерациясе Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин озата йөрде.
Күргәзмәдә соңгы елларда шәһәр мохитен формалаштыру һәм үстерүдәге төп казанышлар һәм иң нәтиҗәле инструментлар һәм практикалар күрсәтелде. Катнашучылар арасында – юл-коммуналь техника, парклар һәм балалар мәйданчыклары өчен яктылык техникасы һәм уен җайланмалары, урам музыка кораллары һәм арт-объектлар, кече архитектура формалары, тукталыш павильоннары, каты коммуналь калдыкларны җир өстендә һәм җир астында җыю системалары, акыллы шәһәрләр инфраструктурасы объектлары эше өчен программа тәэминатын җитештерүчеләр.
Интерактив панельдә һәм инфографикта РФ Төзелеш министрлыгы стендында 2 интерактив панель тәкъдим ителгән: беренчесендә – кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча Бөтенроссия конкурсының иң яхшы проектлары, икенчесендә – «Дәүләт хезмәтләре. Торак-коммуналь хуҗалык ГИС базасында эшләүче йорт».
Биредә Михаил Мишустин, Ирек Фәйзуллин, Рөстәм Миңнеханов тубафонда «Эх, сез матур кызлар» җырын башкарганны кызыксынып тыңлады. Әлеге мизгелләр төшерелгән кадрларны Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова телеграм-каналына куйды.
«Мондый музыкаль объектларны хәзер паркларда һәм скверларда балалар мәйданчыкларына куялар», – дип яза Галимова.