2026 елда Россиядә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме (МРОТ) 27 мең сумга җитте. Бу турыда Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Дәүләт Думасында Хөкүмәтнең 2025 елдагы эшчәнлеге буенча хисап тотканда сөйләде. «РИА Новости» шул хакта яза.
«2025 елда аны (МРОТ – ред.) 16,5 проценттан артыгракка күтәрдек. Агымдагы елда ул тагын бишенче өлешкә артты, хәзер 27 мең сумга җитте», – диде Мишустин.