Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Михаил Любимов ковид белән авырган: «Грипп һәм туберкулезга караганда да куркынычрак»

news_top_970_100
Михаил Любимов ковид белән авырган: «Грипп һәм туберкулезга караганда да куркынычрак»
https://vk.com/lubimovtv

Журналист, телевизион тапшырулар алып баручы Михаил Любимов «ВКонтакте» сәхифәсендә ковид белән авыру һәм дәвалану тарихын сөйләгән.

«Больничный»ны яптылар. Борыннан агу һәм йотканда тамак авыртып тору гына куркыныч түгел. Рәсми рәвештә мин сәламәт. Рәсми рәвештә ковид йоктырмыйм – ПЦР нәтиҗәсе тискәре. ПЦРны мин үзем өчен, акча түләп ясаттым. Хәзер «больничный»ны тесттан башка да ябалар.

Ковидның беренче көнендә үземне начар хис иттем. Авырганымны башка көннәрдә дә, хәзер дә тоям. Ләкин чир белән төп көрәш беренче тәүлектә булды.

Мине нәрсә шулай тиз аякка бастырганын беркайчан да белмәячәкмен: үз иммунитетыммы, вакцинадан соң барлыкка килгән иммунитетмы (соңгы тапкыр вакцина ясатканыма өч ай узды), дарулармы? Бары тик, югарыда санап үтелгәннәрнең берсеннән дә баш тартырга яки бары тик берсенә генә ышанып калырга кирәкми, дип әйтәсем килә. Авыру тарихымны сөйләүнең мәгънәсен күрмим. Һәр ковид белән авыручы үзенчә бәхетсез.

Сүз уңаеннан, даруларым күп түгел иде.

  • Гриппферон
  • Вируска каршы Эсперавир (хастаханәдә бирделәр)
  • C, D витаминнары
  • Антикоагулянт (аның турында соңрак язармын)

Әйе, кемдер 10-15 препаратны берьюлы кабул итә. Тик фәнгә һәм клиник тикшеренү нәтиҗәләренә таянып эшләргә күнеккән тәҗрибәле табибларыбыз мине моннан саклап калды. Шулай ук алар миңа кул кушырып утырырга да ирек бирмәде. Берничә көннән мин йогышлы авырулар хастаханәсенең кабул итү бүлмәсендә барлык тиешле анализларны тапшыра идем инде. Мин барлык авыруларга да анализлар тапшырырга тәкъдим итәр идем. Ялкынсыну, тромб барлыкка килү куркынычы юкмы? Авырулар бу хакта, кагыйдә буларак, ахырдан гына беләләр, чөнки берәү дә үз-үзенә мондый сораулар биреп азапланмый (имеш, ковид – юк кына нәрсә бит инде ул). Ә табиблар берничә сәгать эчендә әлеге сорауларга җавапларны күрә ала.

Анализларымны куркыныч дип әйтеп булмаса да, миңа да профилактика өчен антикоагулянт (тромблар барлыкка килүгә каршы препарат) яздылар, һәм мин аны ай дәвамында эчәчәкмен. Антикоагулянт – мин ай буе кабул итәчәк бердәнбер препарат.

Әлбәттә, антикоагулянт һәм башка препаратлар ковидтан соңгы чорны профилактикалау өчен кирәк. Савыгу – бик озак процесс һәм организмдагы төп үзгәрешләр, гадәттә, ковид белән очрашып беркадәр вакыт узгач башлана: кемдер берничә адым ясаганнан соң гына егылачак.

Шуңа күрә авыруны йоктырмау һәм дәвалануга бик җитди карарга кирәк.  

Ниндидер гомуми картинаны күз алдына китерү дә файдага булыр. Ковид – әле дә системалы авыру. Аның гади «салкын тию»дән әле дә бик ерак икәнлеген аңларга кирәк. Ул әле дә грипп һәм туберкулезга караганда да куркынычрак, һәм ковидтан үлем очраклары күбрәк.

Бу – чын дөреслек.

Ковид бар», – дип яза Михаил Любимов.

Журналист, әлеге картинаны бер-беребезгә аңлату кирәк, дигән фикердә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100