Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Михаил Ефремовның улы трубка аркылы ашый, битлек аша сулый һәм хәрәкәтләнә алмый

news_top_970_100

Июнь ахырында актер Михаил Ефремовның улы 3нче каттагы фатиры тәрәзәсеннән егылып төште. Николайны шундук хастаханәгә алып киттеләр һәм берничә ашыгыч операция ясадылар. Имгәнүләре аркасында, аның бөерләре һәм бөер өсте бизләренең эшчәнлеге бозылу билгеле булды, дип яза СтарХит сайты.

31 яшьлек Николай Ефремов үзлегеннән туклана алмый – аны трубка аркылы ашаталар. Битлек аша сулый һәм, җитди сыну аркасында, хәрәкәтләнә алмый.

Моннан тыш, бөерләре һәм бөер өсте бизләре эшчәнлеге бозылу аркасында, организмы сыеклыкны да күп югалта.

«Организмында сыеклык тоткарланып калмый, нормадагы 2 литр урынына гәүдәдән 8 литр сыеклык чыга. Шуңа күрә күрсәткечләрен җайга салу һәм су-электролитлар балансын көйләү өчен, актерга капельницалар куялар һәм кортизол кадыйлар. Шулай ук, тромблар барлыкка килмәсен өчен, гормональ, канны сыегайта торган терапия уздырыла һәм шикәр күләме контрольдә тотыла», – дип хәбәр иткән сайтның чыганагы.

Фаҗига 30 июньдә булды. 18 көн хастаханәдә яткан актер комада булды, аңа баш сөяге трепанациясе ясадылар. Әлегә табиблар аның тернәкләнүе турында бернинди фараз да бирми. Шулай да, баштарак, Николай инвалид калырга мөмкин, дигән имеш-мимешләр дә ишетелде.

Николайның да, аның әтисе Михаилның да алкоголь белән проблемалары бар, дип сөйләделәр. Әмма ул үзе үзенә карта әйтелгән бу сүзләргә аңлатма бирүдән баш тарта.

Ә Михаил Ефремов хәзерге вакытта төрмәдә утыра. Ул 2020 елда Мәскәү үзәгендә кеше бәрдерде. Исерек актер мини-фургонга бәрелде һәм аның йөртүчесе курьер Сергей Захаров вафат булды. Шау-шулы суд утырышларыннан соң, Михаил Ефремовка 7,5 ел бирделәр, һәм хәзер ул Белгород өлкәсендә колониядә.

«Бу фаҗига минем тормышны икегә бүлде. Беренче тормышымда мин артист, шаян, ваемсыз, әмма эшчән идем, ә икенче өлешендә мин начар йоклыйм һәм һәрвакыт Захаров (авариядә һәлак булган ир) турында уйлыйм. Мине шушындый фаҗигале хәлгә китергән алкоголь белән бөтен мөнәсәбәтләремне өзәм. Миңа зыян күрүчеләргә ярдәм итәргә, машинага килгән зыянны капларга мөмкинлек бирегез», – дигән иде Михаил Ефремов суд тикшерүе вакытында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100