Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Митингларга чыгу кагыйдәләрен бозган өчен хөкем ителеп танылган Илдар Дадин һәлак булган

news_top_970_100
Митингларга чыгу кагыйдәләрен бозган өчен хөкем ителеп танылган Илдар Дадин һәлак булган

«Газета.ru» хәбәр итүенчә, Харьков янында Илдар Дадин һәлак булган. Ул 2015 елда, Россия тарихында беренче буларак, митингларга чыгу кагыйдәләрен бозган өчен, реаль срокка хөкем ителде. Аны 3 елга утырттылар. Митингка чыгу кагыйдәләрен даими бозу турындагы маддәне «Дадин» маддәсе» дип атадылар.

Аның һәлак булуы хакында «Осторожно, новости» телеграм-каналы хәбәр итә.

2017 елда Дадинга каршы җинаять эше туктатылды. Дадин Югары суд аша, законсыз рәвештә хөкем ителгән өчен, 2,2 млн сум акча ота алды.

Азат ителгәч, Дадин митинг-пикетларда катнашты, 2022 елның мартында Россиядән китте. Аннары ул Украина ягына чыгып, Украина хәрби көчләре составында сугышкан, дип хәбәр итә канал.

Дадин Илдар Илдус улы 1982 елгы. Мәскәүдә туган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100