Митхун Чакраборти: «Балаларымның уңышы – минем горурлыгым»
Хәзерге вакытта актер фильмнарда катнашмый.

Митхун Чакраборти (Mithun Chakraborty) Һиндстанда иң популяр һәм бай кешеләрнең берсе булып санала. Бу хакта 24smi.org сайты яза. Без аны «Танцуй-Танцуй», «Танцор диско», «Сети любви» «Прозрение», «Гуру», «Голос времени» һ.б. киноларны карап беләбез. Аны «Танцор диско» киносындагы Джимми роле бөтен дөньяга танытты.
Тамашачы Чакрабортины кинода романтик, гаделлек өчен көрәшүче герой буларак яратты. Ә тормышта ул шундый булганмы?
Чакраборти 1950 елның 16 июнендә Калькутта шәһәрендә туа. Бала чакта ук ул әтисе белән укытучыларны үзенең актерлык таланты белән шаккатырган.
Беренче мәхәббәтен - фотомодель Хелена Люкны яшь чагында бию тамашасында очрата ул. Алар гаилә коралар, ләкин яшь пар тиз арада аерылыша.
Икенче тапкыр ул актриса Йогита Балига өйләнә. Парның дүрт баласы — өч улы (икесе әтисе юлыннан киткән) һәм кызы бар. Кызы — артистның үз баласы түгел. 90нчы елларда Митхун өенә кайтып барганда бала тавышы ишетә һәм чүплектә яңа туган сабыйны күреп ала. Ул баланы хастаханәгә илтә. Өенә кайткач, хатынына бу хәл турында сөйләп бирә. Алар кызны үзләрендә калдырырга кирәк дигән карарга киләләр. Һәм кызга Дишани исеме бирәләр.
Йогита Бали белән Чакрабортиның тормышы шикәрдән генә булмый. Актриса Митхунга кияүгә чыккач, үз карьерасына нокта куя, үзен гаиләгә генә багышлый. Митхун «Прозрение» киносында төшкәндә Һиндстанның популяр актрисасы Шридевига гашыйк була. Бу вакытта Чакраборти белән Бали өйләнешкән булалар. Митхун хатыныннан китми. Ә Шридеви үзенең тормышын законлы никахта гына күрә һәм гашыйклар аерылыша. Әмма аерылышканнан соң да алар бергә берничә фильмда төшәләр.
Шридеви исә 1996 елда продюсер Бони Капурга кияүгә чыга. Ике кыз үстерәләр. Әмма Шридевиның тормышы 2018 елның 24 февралендә 54 яшендә фаҗигале тәмамлана, дип яза «Шридеви» сайты. Бони Капур сүзләренчә, алар Дубайның кунакханәсендә булганда Шридеви ваннага кереп китә. 20 минут узганнан соң ул Шридевига эндәшеп карый, ләкин ул җавап бирми. Ваннаның ишеге ябык булмый. Бони Капур Шридевины су астында ятканын күреп ала. Кызганыч, актриса бу вакытта үлгән була. Шридеви белән хушлашу Мумбаида уза. Меңләгән кеше урамнарга яраткан актрисасын соңгы юлга озату өчен чыга. Шулай ук актрисаның хезмәттәшләре дә хушлашырга килә, әмма алар арасында Митхун Чакраборти булмый.

Хәзерге вакытта Митхун Чакраборти фильмнарда катнашмый. Ул гаиләсенә вакытында аны аңлаганнары өчен рәхмәтле. Балаларымның уңышы — минем горурлыгым, ди актер.
