Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мисырның популяр курортында ракета шартлаган, зыян күрүчеләр бар

news_top_970_100
Мисырның популяр курортында ракета шартлаган, зыян күрүчеләр бар

Мисырның популяр курортында, Израиль белән чиктән ерак түгел Таба шәһәрендә снаряд төшкән. Бу хакта «Точка» сайты яза. Ракета административ бинага төшеп шартлаган, шулай ук якындагы торак йортларга да зыян килгән.

Соңгы мәгълүматлар буенча, 6 кеше яраланган, аларга медицина ярдәме күрсәтелгән.

Хәрби снарядның Израильнең зур порты урнашкан Эйлата шәһәренә җибәрелгән булуы билгеле.

Фаҗига урынына Мисырның экстрен хезмәтләре килгән, ә ил хакимияте тикшерү башлаган. Әлегә ракетаны кем җибәрүе турында ышанычлы мәгълүмат юк. Басма чыганагы ышандырганча, Каһирә җавап бирү хокукын үзендә калдыра, шулай ук ракетаны идентификацияләргә һәм саклану чаралары эшләргә җыена.

Израиль һәм Палестина арасында хәрби конфликт яңа көч белән башланып китте. Күп кенә авиакомпанияләр төбәк өстеннән очышларны туктатты. Мисырда туристлар арасында популяр булган курортларның күбесе Израильдән ерак урнашкан. Әмма илләр чиктәш һәм шуңа күрә кешеләр монда ялга килергә куркырга мөмкин.

Мисыр бу конфликтта катнашмый, киресенчә, бу каршылык курортларга туристларны җәлеп итүгә комачауламасын өчен, аны җайга салу яклы. Моннан тыш, ике ил чигендә хәлләр тыныч, ә туристлар арасында популяр булган күп урыннар Израиль чигеннән ерак урнашкан, дип яза басма.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100