Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мисырдан кайткач, әтиләре үлгән, әниләрен һәм ике нәни баланы аңсыз килеш тапканнар

Биш яшьлек бала аңына килгәч, алдагы көнне Мисырдан кайтуларын аңлатып бирә алган.

news_top_970_100
Мисырдан кайткач, әтиләре үлгән, әниләрен һәм ике нәни баланы аңсыз килеш тапканнар
https://mosobl.sledcom.ru

17 ноябрьдә Мәскәү өлкәсенең Домодедово районында урнашкан коттедж бистәсендәге бер йортта әтисе, әнисе һәм биш яшьлек ике бала аңсыз килеш табыла. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

Тикшерүчеләр килгән чакта гаилә башлыгы инде үлгән була. Аның хатынын һәм ике баласын ашыгыч рәвештә хастаханәгә алып китәләр.

«Балаларның берсе аңына килде. Ул алдагы көнне Мисырдан кайтуларын аңлатып бирә алды. Бала шунда ук коса башлаган булган. Аннары бу симптом гаиләнең башка әгъзаларында да барлыкка килгән», — дигәннәр ведомствода.

Хәзер экспертизалар билгеләнгән, диелә хәбәрдә.

РЕН ТВ каналы мәрхүм ир-атның «Мособлгаз» директорының беренче урынбасары Кирилл Е. булуын хәбәр итте. Топ-менеджер хатыны һәм игезәк балалары белән Мисырда ял итә һәм 15 ноябрьдә Россиягә кайта. Икенче көнне аның мәете табыла, хатыны белән балалары реанимациядә ята.

РЕН ТВ белешмәсе буенча, балаларның берсендә агулану билгеләре Мисырдан кайтырга ике көн алдан башлана. Алар иминият буенча табибка мөрәҗәгать итә. Гарәпчә язулары булган ике флакон дару алып кайталар.

Россиягә кайткач, агулану билгеләре ир белән хатында да була, 16 ноябрьдә гаилә элемтәгә чыкмый башлый. Шуннан соң туганнары коткаручылар чакыра. Ишекне ватып ачып кергәндә, ир-ат үлгән, гаиләнең башка әгъзалары бик авыр хәлдә була.

Якынча белешмә буенча, Мисырда бу гаилә танышлары белән бергә ял итә. Танышлары бер көн алдан кайтып китә. Алар да җиңелчә генә авыру билгеләре сизә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100