Мисырда ял иткәндә, танылган блогер Виктор Щербаков үлгән. 18 мартта аңа 36 яшь тулыр иде. Бу хакта «Улпресса» агентлыгы хәбәр итә.
Бу яңалык турында Викторның туганы Артем сөйләгән. Күптән түгел аларның әниләре үлгән, блогер моны авыр кичергән.
Викторның дусты әйтүенчә, блогер ял итәргә дусты белән китеп барган. Төнлә ул үзен начар хис итә башлаган. «Ул әнисен югалткач, үзгәрде. Хәзер аның мәетен алып кайтырга кирәк», – дигән ул.
Щербаков Ульяновскидагы MTV һәм «Первый молодёжный» каналларын алып барганда таныла. Аны бик тырыш, талантлы, харизматик кеше буларак искә алалар.
Виктор «Мистер Пресса-2010», «Мистер ТЭФИ» исемнәренә лаек була. Ул шулай ук сценарист, режиссер буларак та таныла.
Виктор Щербаков, урамнарның ремонтланмавына игътибар итү максатыннан, шушындый фотолар куя торган була: