news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мисырда ял иткәндә, Татарстан гаиләсендә фаҗига була: «Әнине алып кайтырга ярдәм итегез»

news_top

Татарстанның Алексеевск бистәсендә яшәүче гаилә өчен Яңа ел яллары Мисырда чын фаҗигагә әверелгән. Шарм-эш-Шейх аэропортына килеп төшкәч, 51 яшьлек әниләренең хәле кинәт начарая. Табиблар аның йөрәге туктаганын ачыклый һәм хатын-кызны кичекмәстән хастаханәгә озаталар. Баш миенә кан саву нәтиҗәсендә, ул комага китә. Өстәвенә, аның Мисырда булу вакыты тәмамлана. Берничә көннән ул илдән китәргә тиеш. Әлеге вакыйга турында «Комсомольская правда» яза.

4 гыйнварда Шарм-эш-Шейх аэропортына килеп төшкәч, 51 яшьлек Ольга кинәт үзен бик начар хис итә башлый.

27 яшьлек Руслан сүзләренчә, әнисе тирләп чыга һәм бик каты башы авырта башлавын әйтә. Аннары аның сулышы кысыла, хәрәкәтләре бозыла. Һәр минут саен хәле кискен начарая: сөйләме югала, карашы буш кала. Авыртудан бөгәрләнеп, Ольга үзен идәнгә яткыруларын сорый.

«Ашыгыч ярдәм» табиблары әниемнең кан басымын, шикәр микъдарын үлчәп, дару бирделәр, һәм ул кинәт йокыга талды. Без бик курыктык. Әмма иң куркынычы алда иде. Берничә секундтан ул зәңгәрләнеп китте, иреннәре каралды, авызыннан күбек чыкты. Табиблар йөрәге туктаганын әйттеләр дә массаж ясый башладылар, ә мин ясалма сулыш ясадым. Әмма бу да ярдәм итмәде, һәм әнине ашыгыч рәвештә хастаханәгә алып киттеләр», — ди Руслан.

Тикшерүдән соң, табиблар Ольгада геморрагик инсульт булуын ачыклый. Баш миенә киң күләмдә кан саву нәтиҗәсендә, ул комага керә. Мисыр табиблары аның гомерен саклап калу өчен барлык кирәкле чараларны күрә, ләкин бернинди фаразлар да бирергә ашыкмый. Пациентның баш мие бик нык зарарланган, нәтиҗәләре алдан әйтеп булмаслык.

Гаиләнең Мисырда булу вакыты тәмамланып килә. Берничә көннән алар илдән китәргә мәҗбүр. Моннан тыш, Ольганың медицина иминияте дә ахырына якынлаша. Бу исә, хәтта ул хастаханәдә калса да, һәр көн өчен 2,5 мең АКШ доллары түләргә туры киләчәк, дигән сүз.

Руслан, әнисен Россиягә күчерүдә ярдәм сорап, консуллыкка, төрле ведомстволарга, шул исәптән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгына язган. «Әмма үтенечләрем җавапсыз калды. Кайбер ведомстволар гади шаблон җаваплар гына җибәрде. Чынлыкта, беркемнән дә реаль ярдәм ала алмадым», — дип зарлана Ольганың улы.

«КП-Казань» хәбәрчесе Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте белән элемтәгә кергән. Анда бу хәл турында хәбәрдар булмауларын әйтеп, мәгълүматны тикшерергә вәгъдә биргәннәр.

«Мөгаен, зыян күргән гаилә турыдан-туры Россия Сәламәтлек саклау министрлыгына мөрәҗәгать иткәндер. Шуңа күрә безнең ведомство әлеге хәл турында белмәгән», — дигәннәр министрлыкта.

Хәзер гаилә финанс ярдәмгә мохтаҗ. Руслан сүзләренчә, дәвалану һәм Мисырда тору чыгымнары көннән-көн арта. Ә авыру әнисен Татарстанга кайтару өчен 8-10 миллион сум акча кирәк. Чарасызлыктан, ул әнисе өчен акча җыюны оештырган.

«Зинһар, әниемне туган илгән кайтарырга ярдәм итегез! Кая гына мөрәҗәгать итмәдем — барысы да файдасыз. Барлык битараф булмаган кешеләргә мөрәҗәгать итәм. Мөмкинлегегез булса, гаиләбезгә ярдәм итегез, кем күпме булдыра ала. Теләсә нинди сумма безнең өчен бәяләп бетергесез ярдәм булачак», — дип ярдәм сорап мөрәҗәгать итте Руслан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар