Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мисырда ял иткәндә машина бәрдергәч, Россиядән килгән хатын үлгән, ире имгәнгән

Әнисе үлгән, әтисе имгәнгән кызны кунакханәгә кайтарып торганнар. Әтисе дә якын арада кунакханәгә кайтачак.

news_top_970_100
Мисырда ял иткәндә машина бәрдергәч, Россиядән килгән хатын үлгән, ире имгәнгән
https://pixabay.com

Мисырда Россия туристларын машина бәрдереп киткән. Авариядә һәлак булган хатынның кызы ятим калган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Фаҗига 31 августта Хургада һәм Каһирә шәһәрләре арасындагы трассада була. Бу турыда Россия илчелегенең Facebook челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр ителә.

«Якынча белешмә буенча, 31 августта Хургададан Каһирәгә таба бара торган туристлар автобусы юл кырыена кыска вакытка туктап тора. Россиядән килгән ир белән хатынны йөк машинасы бәрдереп китә», диелә илчелек хәбәрендә.

Имгәнгән хатын урында ук үлә. Аның ире дә имгәнә. Ир-атны Суэц шәһәре хастаханәсенә илткәннәр.

«Ир-атның гомеренә җитди куркыныч янамау сәбәпле, якын арада аны кунакханәгә илтәләр. Зыян күрүче ир белән хатынның кызын да кунакханәгә кайтарып куйганнар», диелә туроператорлар берлеге хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100