Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мисырда ялда вакытта 4 яшьлек бала буш бассейнга егылып төшеп һәлак булган

news_top_970_100

Мисырда Россиядән килгән 4 яшьлек бала 6 метр тирәнлектәге буш бассейнга егылып төшеп һәлак булган. Бу хакта «РЕН ТВ»га малайның әнисе сөйләгән.

Гаилә Хургада шәһәрендә ялда булган. Хатын-кыз документлар тутырган арада, әтисе 2 улы белән урамга чыгып китә.

Кунакханә территориясендә фонтан, ә фонтан артында 6 метр тирәнлектәге буш техник бассейн була. Кечкенә бала бассейнны карарга теләп, аның кырыена килеп баса. Бассейн кырыенда бернинди киртәләр һәм кисәтүләр да булмаган.

Әти кеше балаларын үзе янына чакыра, олы бала әтисе янына шунда ук йөгереп килә, ә кечкенәсе ялгыш якка атлый һәм бассейнга егылып төшә. 3 сәгатьтән соң ул хастаханәдә үлә.

Алга таба тагын мондый фаҗигаләр булмасын өчен, гаилә кунакханәдәге җитешсезлекләрне бетерүне таләп итә. Иминият компаниясе һәм турагентлык гаиләгә зур ярдәм күрсәткән.

«Без шулай ук РФ Тикшерү комитетына гариза яздык. Әгәр кунакханә территориясендәге әлеге конструкция буенча хокук бозу ачыкланса, гаеплеләр моның өчен җәза алырга тиеш. Кунакханәдәге хата безнең 4 яшьлек балабызның гоемерен өзде», – дигән әни кеше.

Малайның мәетен туган иленә алып кайту эшен оештыруда иминият компаниясе булышкан, ә тур саткан компания гаиләгә юллама бәясен тулысынча кире кайтарган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100