Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мисырда фаҗига: туристлар утырган автобус шартлаган - видео

Туристлар арасында популяр булган Гиза пирамидасы янында фаҗига була.

news_top_970_100
Мисырда фаҗига: туристлар утырган автобус шартлаган - видео

Мисырның Каһирә шәһәрендә Гиза пирамидасы тирәсендә фаҗига була. 28 декабрьдә кичке бишләр тирәсендә туристлар утырган автобус шартлый. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте.

Беренче хәбәрләрдә журналистлар автобуста кулдан ясалган шартлаткыч җайланма шартлавы, ике кеше һәлак булуы турында әйткән.

Мисырның Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматы буенча, бина стенасы янына куелган кулдан ясалган шартлаткыч җайланма эшли башлый. Бу вакытта биредән автобус бара.

Автобуста Вьетнамнан килгән 14 турист була. Шулай итеп ике турист һәлак була, тагын ун кеше имгәнә. Алар арасында автобус йөртүчесе һәм гид та бар. Имгәнүчеләрне хастаханәләргә озаталар.

Россия вәкиллеге безнең ил гражданнары бармы икәнен ачыклый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100