Мисыр президенты Владимир Путинны "модный" кеше дип атаган
Мисыр президенты Владимир Путинны "модный" кеше дип атаган
Россия Президенты Владимир Путин 23 октябрьдә Сочида Россия-Африка саммиты кысаларында Мисыр Президенты Абдел Фәттах әс-Сиси белән очрашты. Бу турыда 5-канал хәбәр итте.
Очрашу вакытында Владимир Путин белән Абдел Фәттах әс-Сисиның галстуклары да охшаш булып чыккан. Путин Мисыр президентына гаслтугына бармагы белән ишарәләп күрсәткән. Аннары алар елмаешып куйган.
"Президент әфәнде, сез бигрәк модалы кеше" - дип әйткән Мисыр җитәкчесе.
Ил башлыклары авиахәбәрләшүне кабаттан башлау турында да сөйләшкән, тик әлегә билгеле бер вакыт турында килешмәгәннәр.
После вчерашнего совпадения с Эрдоганом сегодня галстук Путина совпал с галстуком Ас-Сиси. Совпадение? Не думаем pic.twitter.com/0UZyW96AlG
— Кремлевский пул РИА (@Kremlinpool_RIA) October 23, 2019