Мисыр курортында ял иткән туристны акула үтергән
Чехиядән килгән турист гаиләсе белән Марса-Алам курортында ял иткән.
Daily Mail, җирле мәгълүмат чараларына сылтама белән яза. Фаҗига ярдан 20 км ераклыкта була. Ир-ат акваланг белән су төбенә чумган чакта акула һөҗүм иткән. Аның җәсәде яр буенда табылган. Ялда ул хатыны һәм баласы белән була. Җирле хакимият бу фаҗигане тикшерә диелә.