news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мистик фаҗига: 43 яшьлек хатын зиратны җыештырганда кабер ташы астында калып үлгән

Натальяның үлеме төрле шөбһәләр тудырган.

news_top
Мистик фаҗига: 43 яшьлек хатын зиратны җыештырганда кабер ташы астында калып үлгән
pixabay.com

Тольяттида яшәүче 43 яшьлек Наталья зиратта кабер ташы астында калып үлгән, дип яза "КП-Самара" сайты.

Бу хатын Үзәк райондагы зиратка каберләрне җыештырырга бара. Аның өстенә кабер ташы ава. Моны күпмедер дәрәҗәдә мистика дип тә әйтеп була дип яза сайт: кабер ташы аның янында нәкъ менә бу хатын булган вакытта ава һәм ул читкә китеп өлегрә дә алмый.

Шаһитлар табибларны чакыралар, әмма алар берничек тә ярдәм итә алмый, Наталья зиратта үлә.

Зиратта үлгән кеше үз артыннан тагын берничә якын туганын алып китә дигән ырым бар икән. Сайт язуынча, мондый куркыныч үлем Натальяның якыннары арасында шөбһә тудырган. Кабер ташының авуы исә ул кешенең җаны тыныч булмавы, бу дөньядагы кешеләргә нәрсәдер әйтергә теләвен аңлата дигән ышану да бар икән. Теге дөньяга киткән кеше бу дөньядагыларны кисәтергә, яки киресенчә, үзе эшләп өлгермәгән эшләрен башкарырга тели дигәнне аңлата дип тә ышаналар икән. Шуңа да хәзер социаль челтәрләрдә үлгән кешенең Наталья белән нинди элемтәсе булгандыр дип тә язалар.

Зиратта булган бу вакыйганың шаһитларына полиция дә ышанып бетмәгән. Алар хәзер Натальяның үлеме фаҗигале очраклыкмы, әллә инде кем дә булса аны шундый ысул белән үтергәнме дип тикшерә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар