«Мистер Сидр» маркасы белән сатылган спиртлы эчемлектән агуланып 31 кеше үлде, агуланучылар – 101 кеше. Агуланучыларның дүртесенең хәле бик авыр, 24 кеше – авыр хәлдә дип бәяләнә. Аларның күпчелеге Ульяновск өлкәсеннән.
Бу эшне тикшерә барган саен гаҗәп хәлләр ачыклана бара. «Российская газета» «Мистер Сидр» эчемлеге өчен спиртны Самара полициясе складыннан урлаганнар икән! Полиция алкогольнең легаль булмаган әйләнешен тикшерү максатыннан рейдлар уздырган һәм шушы спиртны Самара өлкәсе буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Хуҗалык һәм сервис тәэмин итүе үзәге складына җыеп барган. 2012 елдан бирле! Аннары шушы складтан спиртны урлаганнар.
«Урлау очрагы өчен полиция хезмәткәрләре Самарда яшәүче 2 кешене тоткарлаган, хәзер аларның арадашчылары ачыклана. Шулай ук складны саклаган һәм аның территориясенә җинаятьчеләрне керткән полиция сержанты да кулга алынган», – дип хәбәр ителә.
Бу хакта билгеле булганнан соң, Россия эчке эшләр министры Владимир Колокольцев Самара өлкәсе буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы баш идарәсе җитәкчесе урынбасары, эчке эшләр буенча генерал-майор Юрий Сафроновны эшеннән азат итте. Өлкәнең Эчке эшләр министрлыгы идарәсендә тыл бүлекчәләре эше белән ул кураторлык иткән булган. Моннан тыш, министрлыкның Хуҗалык һәм сервис тәэмин итүе үзәге җитәкчесе, полковник Александр Ремнев та эчке эшләр органнарыннан куылачак.
«Әлеге факт буенча материаллар тикшерү органнары тапшырылды», – дип хәбәр итте Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле, генерал-майор Ирина Волк.