Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мисс титулы гына бәхет китерми: бәхетсезлеккә юлыккан чибәркәйләр

news_top_970_100

Ксения Сапожкова

2010 елда «Мисс-Кузбасс» исеменә лаек булган Ксения Сапожкованың күптән түгел билгеле булган фаҗигале үлеме илне тетрәтте. Аны үтерүдә гаепле дип ире – метрополитенда бүлек җитәкчесе урынбасары булып эшләгән Александр Попов табылды. Ул хатынын үтергәч, эз яшерү өчен аның исеменнән социаль челтәрләрдә фото куеп, туганнары белән сөйләшеп яшәгән.

Бәйгедә җиңгәч, Ксения мода журналларында фотога төшә. 27 яшьлек Александрга кияүгә чыга, баласы туа. Ире, начар холыклы булганга, берничә җирдән эштән куылган була. Ул Ксениядән бик нык көнләшә, аның басымы белән хатын модель бизнесыннан баш тартырга мәҗбүр була.

 

2021 елның августында Ксения юкка чыга. Ире әйтүенчә, ул Дубайда ял иткән, аннары Африкага киткән, имеш. Попов, хатыны исеменнән, аның дуслары белән язышуын дәвам итә. Әмма дуслары Ксениянең язу стиле үзгәргәненә игътибар итә, өстәвенә 6 яшьлек кызын ялгыз калдыруына ышанмыйлар. 

Декабрь аенда гына Попов хатыны югалган дип полициягә мөрәҗәгать итә. Әмма Ксениянең беркая да китмәгәнлеге ачыклана. Аның телефоны да иренең фатиры тирәсендә булган икән. Попов, хатыны югалганнан соң, өеннән зур капчыклар алып чыккан була. Тикшерүчеләр ирнең автомобилен тикшермәкче була, әмма ул аны саткан булып чыга. Сорау ала башлагач, Попов хатыны белән талашканнан соң аны үтереп, тураклап елгага чыгарып атканын әйтә. Ярты ел буе ул хатыны исеменнән аның дуслары, туганнары белән аралашып яшәгән.

Ксениягә кадәр үк, 2003 елда «Мисс Кузбасс» исеменә лаек булган Анна Литвинованың да язмышы фаҗигале була. 31 яшендә ул тире рагыннан үлә.

Чесли Крис

Январь азагында өч ел элек «Мисс АКШ» исеменә лаек булган Чесли Крис үзенә кул сала. Ул телевидениедә эшли, әмма никтер тормышы барып чыкмый.

Чесли Крист самовольно ушла из жизни

 

Үләренә бер көн кала ул пост яза. «Бу көн сезгә тынычлык китерсен», – дип язган була ул.

Дияна Милойкович

Шесть лет Дияна боролась с раком матки

 

2009 елда Дияна «Мисс Сербия» исеменә лаек була, аннары биш елдан – «Мисс Европа». 27 яшендә анда аналык рагы табыла. Ул озак еллар авыру белән көрәшә, «фаразлар коточкыч булса да, үземне кызганмадым, язмышны тиргәмәдем», – дип яза. Өч ел элек ул вафат була. Аның егете: «Мин сине беркайчан да онытмадым һәм сине яратудан туктамадым», – дип яза.

Сания Шакирова

Шакирова попала в ДТП, которое стало для нее роковым

 

2018 елда өч бала әнисе Сания Шакирова «Дөнья миссисы» исемен ала. Озак та үтми, ул Кыргызстанда автоһәлакәткә юлыга. Сания өч баланы ялгыз үстергән була, бәйгедә җиңгәннән соң кияүгә чыгарга ниятләгән. Егете аңа тәкъдим ясаган һәм 101 роза бүләк иткән генә була.

Александра Петрова

Красавица Петрова ушла из жизни очень рано

 

1996 елда Александра Петрова «Мисс Россия» бәйгесендә җиңә һәм аның тормышы төбеннән үзгәрә. Аңа реклама агентлыклары мөрәҗәгать итә, ул дөньяны гизә, күп бай ирләр белән аралаша. Александра криминаль дөньядагы авторитет Константин Чувилинга кияүгә чыгуны планлаштыра. Әмма бай Константинның дошманнары киллер яллый. Үтерүче Константинны атып үтергәндә Александраны да кызганмый. Кыз 20 яшенә дә җитмичә үлә.

«МК» материаллары буенча.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100