Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Мисс Татарстан” - Саба кызы Зөлфия Шәрәфиева тагын җиңү яулады: “Сөйләшерлек тә хәлем юк”

“Мисс Татарстан” булып танылган Саба кызы Зөлфия Шәрәфиеваның “йолдызлы сәгате”: ул кичә Чабаксар шәһәрендә узган “Россия туризм гүзәле–2017” бәйгесендә дә җиңү яулады.

news_top_970_100
"Мисс Татарстан” - Саба кызы Зөлфия Шәрәфиева тагын җиңү яулады: “Сөйләшерлек тә хәлем юк”

Анда Россия шәһәр һәм төбәкләреннән җыелган, матурлык бәйгесе җиңүчеләре катнашкан. Таләпләр югары: буй озынлыгы 170 сантиметрдан кыска булмаска, яшь категориясе 16-24тән артмаска тиеш. 30 чибәркәй арасында Татарстанның Саба кызына тиңнәре табылмаган.

– Бәйгегә мине “Мисс Татарстан” агентлыгы тәкъдим итте, – диде Зөлфия Шәрәфиева “Татар-информ” хәбәрчесенә. – Шатланып һәм теләп риза булдым. Чөнки мондый бәйгеләр һәрвакыт кирәк, ул үзеңне күрсәтергә, хәрәкәттә булырга ярдәм итә, үсешкә этәрә.

Конкурс берничә көн буе төрле этаплардан торган. Зөлфия сүзләренчә, алар арасында “Мисс талант”, “Мисс бикини”, милли костюм бәйгеләре бар.

Кызларны 15 кешедән торган мәртәбәле жюри сайлап алган.

– Мин милли киемнәр бәйгесендә икенче урынны алдым. Бу матур костюмны “Мисс Татарстан” дирекциясе тәкъдим итте. Әлеге бәйге минем бер ел эчендә катнашкан бишенче конкурс. Әйтергә кирәк, мин инде хәзер тәҗрибә белән катнашам. Яшермим, мин бик нык арыдым һәм ял итәсем килә. Якын киләчәккә планым да шул: тизрәк өйгә кайту. Хәер, әле сезнең белән дә сөйләшерлек хәлем юк. Соңгы биш көндә нибары бишәр сәгать кенә йокладым”, – диде Зөлфия.

Наша красотка Зульфия Шарафеева ! Первый выход в национальных костюмах ! #мисстатарстан #мисстатарстан2017 #mtmodels #misstatarstan #misstatarstan2017 #миссбикиниРоссия #миссбикиниРоссия2017 #мисстуризм #мисстуризм2017 #мисстуризмроссии #мисстуризм2017 #волгамоделс #volgamodels #Волга #Казань #Татарстан #Чебоксары #Чувашия #РеспубликаТатарстан #РеспубликаЧувашия #миссРоссия #миссроссия2017 #missrussia #missRussia2017 #Россия #Казань #Russia #Kazan #НабережныеЧелны #НабЧелны #Челны #Chelny

Публикация от @miss_tatarstan

Зөлфия Шәрәфиева Россияне “Мисс дөнья туризмы” проектында тәкъдим итәчәк.  

"Мисс Татарстан" бәйгесен искә төшерик:




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100