news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Мисс Татарстан»: купальниклы кызлар сәхнәгә чыкканда Дәрдмәнд шигыренә җыр яңгырый

Бүген «Мисс-Татарстан» бәйгесе уза.

news_top
«Мисс Татарстан»: купальниклы кызлар сәхнәгә чыкканда Дәрдмәнд шигыренә җыр яңгырый
Зилә Мөбәрәкшина фотосы

Конкурсны күзәтеп баручылар беләдер: бәйге вакытында кызлар купальник белән дә сәхнәгә чыга. Бу — конкурсның мәҗбүри шартларының берсе.

Быелгы «Мисс Татарстан» бәйгесендә катнашучылар купальниктан җырчы Зәринә Вилданова башкаруында Дәрдемәнднең «Кораб» җырына чыкты.

Дәрдмәнд (Закир Рәмиев — 1859-1921) — татар халкының иң мәшһүр шагыйрьләренең берсе. «Караб» — аның иң танылган шигырьләренең берсе. Бу шигырьдә шагыйрь ил язмышын сурәтли һәм милләт өчен тирән борчылуын белдерә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар