Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мисс Татарстан»да кызларның купальниклардан чыгуы — табигый күренеш»

«Мисс Татарстан — 2021» конкурсында кызлар купальниктан җырчы Зәринә Вилданова башкаруында татар шагыйре Дәрдмәнднең «Кораб» җырына чыккан иде. Татар дөньясында бу күренешне хупламаучылар да булды. Конкурс президенты Изольда Сахарова «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә үз фикерен җиткерде.

news_top_970_100
«Мисс Татарстан»да кызларның купальниклардан чыгуы — табигый күренеш»
Абдул Фархан

Кайберәүләр татар шагыйре Дәрдмәнднең шигыренә язылган җыр яңгыраган вакытта кызларның купальниктан чыгуларын аңлап бетермәде. Татар музыкасын кертмибез икән — начар. Татар музыкасы була икән, шулай ук начар. Кешеләрнең негатив эзләп утыруларына гаҗәпләнәм. Яхшы яктан да күрә белегез әле, диясе килә.

Кызларның купальниклардан чыгуы — табигый. Шул яшьтә яхшы фигура була торып, нигә әле купальниклардан чыкмаска? Купальниклардан йөрү тыеламы әллә? Аңлашыла ки, тәннең күрсәтергә яраган өлешләрен генә күрсәтәбез. Әгәр дә ул кешеләр ахмак икән, зинһар, аңлатыгыз әле шуларга. Барысы да культура дәрәҗәсенең югарылыгыннан тора.

Мантыйк кайда — аңлашылмый. Без мөселман республикасында яшибез, диләр. Алай булса, монашкаларга да шәрә йөрергә ярамый. Диннең монда бернинди дә катнашы юк. Мөселманнар да, монашкалар да купальниклардан йөрми, дип әйтәләр. Сорау туа: татар халкы пәрәнҗә киеп йөргәнме соң? Татар халкы беркайчан да алай йөрмәгән, татар әбиләрен карагыз сез.

Бәйгедә Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» әсәрендәге Семруг кошы символы, аның канатларына ишарә ясалды. Кош образы — кешеләрнең идеалга омтылуы, кеше белән күк арасындагы элемтә. Без шуны чагылдырдык.

Быел катнашырга теләүчеләрнең саны ике тапкырга артык иде. 200 кызны сайлап ала алдык. Бәйгебез «Мисс — татарка» түгел, шуңа күрә кызларыбыз арасында төрле милләт вәкилләре бар. Кызларның нинди милләттән булуы мөһим түгел.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100