news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Мисс Татарстан – 2026» титулын Түбән Кама кызы алды

news_top
«Мисс Татарстан – 2026» титулын Түбән Кама кызы алды
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Казанда Камал театрында XXVIII республикакүләм «Мисс Татарстан – 2026» матурлык конкурсы узды. Финалда Татарстанның төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан 30 кыз катнашты. Быел төп титулга Түбән Кама шәһәреннән Амира Шәрипова лаек булды.

Амира узган елда әлеге конкурста «Мисс сөйкемлелек» титулын яулаган булган.

Икенче тапкыр катнашам. Узган ел мин «Мисс сөйкемлелек» титулын алдым. Быел конкурс атмосферасын дусларым белән бергәләп тоярга килдем, алар да бәйгедә катнашты, — дип сөйләде ул.

Амира Шәрипова хәзерге вакытта Казан федераль университетында менеджмент юнәлеше буенча 1 курс студенты. Аңа 18 яшь.

«Мисс Казан – 2026» титулын 20 яшьлек Казан кызы Евгения Петрова яулады.

Татарстанның «Беренче вице-мисс Татарстан – 2026» титулы Яшел Үзән шәһәреннән 22 яшьлек Камилла Гаттаровага, ә «Икенче вице-мисс Татарстан – 2026» титулы 16 яшьлек Кристина Грибаковага бирелде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар