Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мисс Татарстан-2021: Казанны яулаган Шыгырдан кызы һәм Дәрдмәнд шигыренә «стриптиз»

«Пирамида» комплексында XXIII Республикакүләм «Мисс Татарстан — 2021» конкурсында иң-иң матур кызларны сайладылар. Оештыручылар быел тамашачыны ничек шаккаттырды?

news_top_970_100
Мисс Татарстан-2021: Казанны яулаган Шыгырдан кызы һәм Дәрдмәнд шигыренә «стриптиз»
Абдул Фархан

Хәтәр туфлидә аксаклап йөрүләр: «Җитмеш чакрым җирдән килдек без»

Тамашаны 30 минутка соңарып башлау — «Мисс»ны оештыручыларның «фишка»сына әйләнде, җәмәгать. Утыз кызны әзерләп, киендереп, буяп өлгертергә кирәк бит! Кызлар бер-бер артлы тезелешеп, ак, кызыл, зәңгәр төсле милли костюмнардан чыктылар. Утызы утыз гүзәл, чын алиһәләр кебек иде алар. Бу вакытта фонда «Җитмеш чакрым җирдән килдек без» («Ак калфак») җыры яңгырады.

«Өч айдан артык әзерләнде алар», — диде көч биреп торучы, алып баручы һәм режиссер Михаил Волкоданский. Биек-биек туфлиләрдән чыгып керүе ансат түгел, ялгыш бастыңмы, Аллам сакласын, егылуың ихтимал! Кайбер кызлар, 500 тамашачы алдында харап булмас өчен, аксаклап булса да барды. Әйләнеп бер борылгач, туфлиләрен кулларына тотып, аякларында тәпи-тәпи атладылар. Туфлидә йөрүләре, ай, хәтәр шул, егерме метрлы сәхнәне җитмеш чакрым узган төсле булганнардыр дип уйлап утырдым.

Беренче өлештә утыз кыз үзләре белән таныштырды. Спорт алып баручысы булырга теләгән Ләйсән Гыйләҗева татарча: «Татар каналында эш вариантларын карыйм», — диде. Лиана Гарипованың «исәнмесез» диюләре ипигә бал-май сылаган кебек булды. «Мин Татарстанда яшәвем һәм үз туган телемне белүем белән горурланам», — диде татар кызы. Кызлар киләчәктә архитектор, прокурор, модель, табиб булырга теләүләрен сөйләделәр.

Конкурсның президенты Изольда ханымнан: «Монда төрле милләт вәкилләре киләдер?» — дип сорагач, ул: «Бу бит „Мисс-татарка“ түгел, шунлыктан, кызларның нинди милләттән булуларына карамыйбыз», — дип җаваплады. Шулай да, үзеңнеке үзәктә шул инде, минем өчен татар кызларыннан да мөлаем, гүзәлрәкләр дөньяда юк кебек. 30 кызның 17се — татар кызы иде. «Мисс»ларның иң яшенә — 16, иң олысына 23 яшь.

«Кызлар түгел, кораблар йөзеп бара» — Дәрдмәнд шигыренә стриптиз-шоу

Алга таба тамашаның иң «тәмле» өлеше — кызларның купальниклардан чыгуы. Шушы утыз алиһәдән финалга бары тик ун кызчыкны гына сайлап алырга тиеш иделәр. Быел кызлар тамашачы хозурына кара купальниклардан чыкты. Узган ел ник берсен аерып булсын — бөтенесе бер үк төрле күзлектән, париклардан йөрделәр. Жюри сайлап азапланмасын өченме, биремне җиңеләйтергә булганнардыр.

Тәннең бөтен җирен белгертеп торган купальникларның артларыннан паруска охшаган пәрдәләр җилфердәде, шулчак кайдандыр берничә тапкыр пар күтәрелде. Кызлар түгел, кораблар йөзеп бара диярсең: «Чыкты җилләр, купты дулкын — Ил корабын җир сөрә!» Дәрдмәнднең «Караб» шигыренә язылган җырга кызлар стриптиз-шоу тәкъдим итә кебек тоелды. Аннары «әннәгидер геннәем», — дип тә кушып җибәрделәр. Ахырдан бу музыка «Олы юлның тузаны» көенә тәмамланды. Тузан куптарып, давыллап алды кызлар.

Шушы чыгыштан соң жюри финалга ун кызны сайлап алды. Бәхет Екатерина Якуш, Анастасия Шиһапова, Лиана Гарипова, Анна Атаманова, Анастасия Пугачева, Аделина Игошева, Динә Юнысова, Ләйсән Таһирова, Ксения Фадеева һәм Резедә Хәкимуллинага елмайды.

Акыллы сорауга акыллы җавап: «Кар кызы — искиткеч бай кешенең кызы»

Киемеңә карап каршы алырлар, акылыңа карап озатырлар, ди татар халкы. Киләсе этапта кызларның матурлыкларыннан тыш, фикер йөртүләре дә сыналды.

Кызларга бирелгән сораудан тамашачы күңеленә сеңеп калганы — Яңа елда Кыш бабайга теләгән теләкләре турындагысы.

«Коронавирус бетсен, дөньяда бар кеше дә сәламәт булсын», — кебек бер төрле җаваплар беркемне дә шаккаттырмады, билгеле. Ә менә бер конкурсантка бар халыкны аякка бастырды: «Сезнең Кыш бабаегыз бит ул гап-гади кеше!» — диде. Кыш бабай балаларга бүләк һәм бар кешегә елмаю бүләк итә, дип аңлатты ул. «Монда балалар бар, бөтен серләрне дә ачып бетермә», — диде алып баручы Михаил Волкоданский, әмма соң иде инде…

«Россия турында сөйләгәндә, халыкны, иң элек, нәрсә белән таныштырыр идегез?» — дигән сорауга Динә Юнысова: «Хәния Фәрхи җырларын тыңлатыр идем, Габдулла Тукайның „Туган тел“ шигырен сөйләр идем», — диде.

Озакламый жюри әгъзаларыннан: «Кыш бабай — кеше, Кар кызы кем?» - дигән сорау килеп иреште. Кызларның җавапларыннан: «Мисс — Татарстан», «шулай ук кеше», «искиткеч бер бай кешенең кызы» кебек сүзләр ишетелде. Михаил Волкоданский соңгы җавапка «бәйләнде», аның шул кешене беләсе килде. «Бөтен серләрне ачып бетермим, чөнки монда кечкенә балалар да бар», — диде кыз. «Кем ул кеше, аның нинди сарае бар, ул аквадискотека ясаганмы?» — дип сорау арты сорау яуды Волкоданскийдан. Бу кадәр сорауга җавапның кирәге юк иде, чөнки залдагы халык эче катып көлеп утыра иде инде…

2020 елда югалтуларның очы-кырые юк. Анна Атамановага «теге дөнья”га киткән берәр шәхесне сайларга һәм сайлауның сәбәбен аңлатырга кирәк иде. Бу бер сынау алган кебек тоелды миңа. Уйларга вакыт бирелми, бирелсә дә, 30 секундтан артмый. Кем вафат булды соң әле, дип уйга калды кыз һәм кемне сайларга… Җавапны тизләттеләр. Әйдә, булса булсын, «Мэрилин Монро! — дип әйтеп салды ул - Мине кызлар хуплар, хатын-кыз булу — җиңелләрдән түгел, матур һәм бәхетле булудан да яхшысы юк».

Динә Юнысовадан: «Чын „Мисс“ нинди булырга тиеш?» — дип сорадылар. Кызның моңа җавабы гади иде. Аныңча, «Мисс» үз-үзен яратырга, карарга, һәр көннең тәмен белү өчен, бәхетле булуыннан күзләре янарга тиеш. «Шулчак аны бар дөнья яратачак. Дөнья — күңел көзгесе. Яхшылык итсәң, үзеңә кайтыр», — диде ул. Динәнең рифмалап әйтелгән җавабы жюрины гына түгел, тамашачыларны да игътибарсыз калмады: аның җавабы алкышларга күмелде.

Ләйсән Таһировадан косметика белән куллану-кулланмавы турында сорадылар. Ләйсән, физкультурага йөргәнлектән, битенә косметика сөртмәвен әйтте. «Иң мөһиме — күзләрдән нур бөркелеп торсын. Аны бернинди косметика да бизи алмас иде», — диде кыз.

Быелгы мисс — Чувашиянең Шыгырдан авылыннан Динә!

Сорауларга җавап бирү этабы программага каралган вакыттан күптән узып киткән иде. Шулай итеп, «Мисс»ларны белү өчен, тәнәфес 30 минутка соңгарак күчерелде һәм җиңүчеләрне игълан иткәндә сәгать төнге уникенче ярты иде инде…

«Мисс Татарстан — 2021» дип үзен Казаннан дип тәкъдим иткән 18 яшьлек Динә Юнысова, ә «Мисс Казан — 2021» дип шулай ук Казаннан 20 яшьлек Ләйсән Таһирова табылды. Кызларны берсеннән-берсе матур чәчкәләргә күмделәр, башларына ялтыр-йолтыр килә торган таҗлар кидерделәр. Ә без исә матур кызчыкларыбызны сәхнә астына ята-ята фотога төшердек: уңнан-сулдан, тегеннән-моннан…

Бүләкләре дә мулдан иде кызларның. Барысына да йә зур суммага сертификат, йә төрле иганәчеләрдән пакетка яшерелгән серле бүләк… Һәр кызга өлеш чыкты. Оештыручылар бүләкләрен жәлләп тормаган.

«Мисс» белән якыннан танышасым килде. Тик янына барып җитәрлек түгел иде Динәнең, аның белән фотога төшәргә су буе чират җыелган иде инде. Түземлек белән көтәргә туры килде. Динә һәм Ләйсәннең үзләре турында танышу вакытында сөйләгәннәрен искә төшерик:

Мин стилист булып эшлим. Мәскәүдә укып алдым. Кешеләрне матурларга яратам. Киләчәктә кием дизайнеры буласым һәм үземнең брендымны булдырасым килә, — дигән иде Динә Юнысова.

Ләйсән Таһирова рәсем ясау белән мавыгуын, инглиз һәм немец телләрен өйрәнүен әйтте.

Динәне сырып алган кешеләр азая төшкәч, ул болай дип сөйләде:

— Тумышым белән мин Чувашиянең Шыгырдан авылыннан. Татар булуым белән горурланам, Казанны һәм Татарстанны яратам, татар телендә сөйләшәм. Мишәр акцентым бар инде, гафу итәрсез, мин мишәр кызы. Казан федераль университетының юридик факультетында беренче курста укыйм. Әле «Мисс» булуыма ышанып та җитмәдем, бүген ике генә сәгать йоклаган килеш, барысы да төш кебек. Алга таба планнарым — «Мисс Россия» бәйгесендә катнашу», — диде җиңүче кыз.

«Гүзәллек миссы» дип Анна Атаманова, «Фото миссы» дип Аделина Игошева, «I Вице-мисс» — Екатерина Якуш, «II Вице-мисс» номинациясендә Ксения Фадеева җиңүче дип табылды.

Тантанада «Yummy music» лейблы артистлары, «Үзгәреш җиле» фестивале лауреатлары — MALSI MUZIK төркеменнән Ислам Вәлиев һәм Илгиз Шәйхразиев, Зәринә Вилданова җырлады, аннан соң татар музыканты Мубай «Урманнарда йөрдем», «Әдрән диңгез», «Китәсең» җырлары белән чыгыш ясады. Икенче өлешне татар эстрадасы җырчысы Гөлназ Батталова башлады.

Әйтергә онытып торам, «Мисс — Татарстан» конкурсы быел милли темага бай булды. Барлык җырлары — татарча, костюмнары (купальник һәм балл күлмәкләреннән кала) чын татарча милли. Чыгышларда да бер-ике татар җөмләләре ишетелде. Оештыручыларга тагын бер кат кул чабып, афәрин дип әйтсәк, урынлы булыр.

«Мисс Татарстан» конкурсы президенты Изольда Сахарова әйтүенчә, «Мисс Татарстан» — иң күп бүләк бирелә торган конкурс. «Россиякүләм һәм халыкара матурлык бәйгеләре белән чагыштырганда, безнең конкурс бүләкләргә иң бае. Быел катнашырга теләүчеләрнең саны ике тапкырга артык иде. 200 кызны сайлап алдык», — диде ул.

Узган ел «Мисс Татарстан - 2020» конкурсында җиңгән Анна Семеновых быел кызларны сайлап алуда катнашкан. «Катнашучыларны буйларына, матурлыкларына карап сайлыйбыз, төп кыса — алардан бөркелгән энергияне бәялибез», — диде ул.

«Мисс» таҗын кызлар бер ел үзләрендә тотачак.




Галерея: XXIII Республикакүләм «Мисс Татарстан-2021» конкурсыннан фоторепортаж
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100