Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мисс»та җиңгән Айгөл кияүгә чыккан: «Туй була, өйләнешәбез», -дип кычкырып йөрмәдем»

«Мисс Татарстан — 2020» конкурсында җиңгән Айгөл Нуруллина кияүгә чыккан. Бу хакта ул Инстаграм битендә хәбәр итте.

news_top_970_100
«Мисс»та җиңгән Айгөл кияүгә чыккан: «Туй була, өйләнешәбез», -дип кычкырып йөрмәдем»
Айгөл Нуруллина сторизыннан скриншот

Егетем татар, исемен әйтмим. Без дүрт ел очрашып йөрдек. Әти-әниләр гаилә коруыбызга каршы килмәде. Миңа 24 яшь. Минемчә, кияүгә чыгарга менә дигән вакыт, иртә дә, соң да түгел. Казан дәүләт медицина университетның медицина-профилактика факультетында белем алам, тагын ике елым бар. Җиденче шәһәр хастаханәсендә эшлим. Ирем белән бергә булсак, бөтен авырлыкларны үтеп чыгарга була дип уйлыйм.

«Туй була, өйләнешәбез», - дип кычкырып йөрмәдем. Яшермим, конкурста җиңгәннән соң күз салучы егетләр күп булды. Хисләрне сынап карарга кирәк. Тиз генә кияүгә чыгарга ризалык бирмәс идем. Бер-береңне белгәннән соң гына зур адымны ясарга әзер буласың», — дип уртаклашты ул хис-кичерешләре белән «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Бәхетле булыгыз, котлыйм!», «Бәхетле, озын гомер телим», «Сез шундый матурлар» — дип котлап язганнар Айгөлне инстачылары.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100