Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мишкә районындагы авылда юлдан чыгып баручы баланы түрә машинасы бәрдергән

Медицина тикшерүе түрәнең аек булуын ачыкланган.

news_top_970_100
Мишкә районындагы авылда юлдан чыгып баручы баланы түрә машинасы бәрдергән
Башкорстан буенча ЮХИДИ

Башкортстанның Мишкә районындагы Мишкә авылында авариядә бала имгәнгән. Кызыл Армия — Яныш Ялкайн урамнары чатында кыз баланы бәрдереп киткән машина белән район түрәсе идарә иткән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

«14 августта көндезге унберләр тирәсендә Мишкә авылында Toyota Corolla машинасы 10 яшьлек кыз баланы таптый. Бала юл аша чыгып бара торган була. Машина белән биредә яшәүче 36 яшьлек ир-ат идарә итә. Авариядән соң балигъ булмаган баланы хастаханәгә салалар. Медицина тикшерүен машина йөртүченең аек булуын күрсәтә.

Авария буенча тикшерү материаллары Мишкә районы буенча тикшерү бүлегендә. Судмедэскпертиза билгеләнгән. Аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк», — дип аңлатканнар ЮХИДИда.,

Моңа кадәр матбугат чаралары хәбәр иткәнчә, иномарка белән Мишкә районы администрация башлыгы урынбасары идарә итә. Бу белешмәне «Башинформ» агентлыгының хокук саклау органнарындагы чыганагы да раслаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100