news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Мишәрләр, вперед» — Фирдүс Тямаев үзен «татарны бүлә» дип гаепләүчеләргә җавап бирә

Җырчы туган көне уңаеннан инстаграмга яңа пост куйган.

news_top
«Мишәрләр, вперед» — Фирдүс Тямаев үзен «татарны бүлә» дип гаепләүчеләргә җавап бирә
Салават Камалетдинов

Бүген җырчы Фирдүс Тямаевның туган көне. Шул уңайдан, җырчы үзенең инстаграм сәхифәсенә концертыннан бер өзек куйган. «Мишәрләр, татарлар, Татарстан, вперед» — дип кычкыра ул микрофонга. Пост астына да «Бүген минем туган көн. Барыгызга да рәхмәт. Мишәрләр, вперед», — дип язган.

Шушы көннәрдә «Интертат» сайтында Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин һәм Ульяновск Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина белән әңгәмә чыккан иде. Алар концертларында мишәрләр турында аерып сөйләүче Фирдүс Тямаевны тәнкыйть утына тоттылар. Фирдүс үзе «Интертат» хәбәрчесенә әлеге әңгәмәне укымавы, ул кешеләрнең кем икәнлеген дә белмәве турында әйтте. Ә бүген җырчының инстаграмында янәдән мишәрләрне алдан барырга өндәгән пост барлыкка килде.

Фирдүс Тямаев Рамилә һәм Рәмис Сафиннарга турыдан-туры сәламен шушы пост аша җиткергән, ахры.

Җырчыны туган көне белән чын күңелебездән тәбрик итәбез!


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар