news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мишә елгасында 45 яшьлек ир батып үлгән

Саба районында коткаручылар Мишә елгасыннан ир-ат гәүдәсен чыгарган, дип хәбәр иткәннәр “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Дәүләт идарәсе матбугат хезмәте.

news_top
Мишә елгасында 45 яшьлек ир батып үлгән

Бу хәл кичә кич Кече Шыңар авылында була. 18 сәгать 55 минутта ашыгыч хезмәтләрне чакыру буенча 112 номерына Кече Шыңардагы фаҗига турында хәбәр килә. 45 яшьлек ир-ат Мишәгә сикерә һәм бата. Полиция хезмәткәрләре, 4 нче эзләү-коткару отряды вәкилләре һәм Саба янгын-коткару гарнизоны оператив төркеме хезмәткәрләре кичекмәстән вакыйга булган урынга юнәлә.

 Сәгать кичке 9да ярдан берничә метр ераклыкта, 3 метр тирәнлектән коткаручылар ир-атның үле гәүдәсен табып чыгаралар. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.  

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар