Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мишәр хатынына өйләнгән татарлар бу тормышта ук әүлия»

Нурулла хәзрәт Зиннәтуллиннан мишәр хатынына өйләнү һәм мишәр хатыны белән яшәгән ирләр турында юмор.

news_top_970_100
«Мишәр хатынына өйләнгән татарлар бу тормышта ук әүлия»
Салават Камалетдинов фотосы

«Әгәр синең хатының яхшы, назлы икән, сиңа бернәрсә белән дә көрәшәсе юк. Син гел «на расслабоне» йөрисең. Кайтасың, китәсең, әлхәмдүлилләһ. Ягъни, синең күнекмәләрең юк. Көчсез мишәрләр – татар хатыннарына, ә көчле мишәрләр мишәр хатыннарын өйләнә һәм яши.

Ә мишәр хатынына өйләнгән татарлар - бу тормышта ук әүлия, алар әле үлмәгән, әмма инде оҗмахта, аларның исемнәре оҗмах ияләре исемлегенә язылган. Ул инде үзен корбан иткән, ә үзеңне корбан иткән өчен иң югары бүләк бирелә. Ул мишәр хатынын алып, башка татарны яки мишәрне үз-үзе белән капый.

Хәтта бу хакта иске бер анекдот та бар.

Хисапка чират торганда бер кешедән сорыйлар икән:

– Хатының бар идеме?

– Әйе.

– Хатының кем?

– Мишәр иде.

– О-о-о-о, син оҗмахка керәсең инде. Чөнки мишәр белән яшәгән кеше инде барысын да күргән, кичергән. Ул оҗмахка эләгә, – диләр. 

Чираттагы икенче кеше хисап тотарга килә. Аннан да сорыйлар.

– Минем ике хатыным да мишәр булды, – дип әйтә.

Бу инде оҗмахның югарырак дәрәҗәсенә керергә тели. Чөнки бер мишәр хатыны белән яшәгән өчен оҗмах бирәләр, ә ике хатының да мишәр булса, дәрәҗәсе югарырак була.

– Сиңа тәмугка, – диләр моңа.

– Нишләп?! Минем ике хатыным да мишәр булды. Күпме күрдем, күпме кичердем бит мин... – ди теге.

– Ике мишәр хатыны белән яшәгәннән соң, тәмуг та оҗмах булып тоелачак сиңа!

Бу – шундый иске, «сакаллы» анекдот.

Актуальме? Мин белмим, хатыным мишәр түгел, шуңа күрә әйтә алмыйм. Әмма мишәргә өйләнгән ирләр зарланмый, чөнки хатыннары рөхсәт итми», – дип сөйли Нурулла хәзрәт.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100