11 ноябрьдә Чувашия Республикасының Урмай авылы мәдәният йортында Фәрит Гыйбатдинов исемендәге «Мишәр» халык җыр һәм бию ансамбленең 40 еллык юбилеена багышланган зур бәйрәм концерты узды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.
«Мишәр» ансамбле — дүрт дистә ел дәвамында татар халкының җыр-моңын, милли биюләрен, гореф-гадәтләрен саклап, киләчәк буыннарга җиткерүче үзенчәлекле иҗат коллективы. Ул — халкыбыз мәдәниятенең җаны һәм хәтере. Бүген ансамбль эшчәнлегендә төрле буын вәкилләре: балалар да, яшьләр дә, өлкәннәр дә актив катнаша.
Коллективның 40 еллык тарихында Чувашия татарларының күренекле җәмәгать эшлеклесе, милләтпәрвәр шәхес Фәрит Гыйбатдиновның өлеше аеруча зур. Быел аның бакыйлыкка күчүенә 6 ел тулды. Ансамбль бүген дә аның исемен горур йөртә һәм милли мирасны саклау юнәлешендәге эшчәнлеген дәвам итә, диелә хәбәрдә.