Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мишәдә баткан ир белән хатын үлемендә кем гаепле икәнен күрәзәчеләргә барып белмәкчеләр

news_top_970_100
Мишәдә баткан ир белән хатын үлемендә кем гаепле икәнен күрәзәчеләргә барып белмәкчеләр

Татарстанның Питрәч районында Мишә елгасында ирле-хатынлы Тимур һәм Мария һәлак булды. Ял иткән вакытта аларның машинасы ярдан елгага төшеп китә. Бу хәлдән соң озак та узмый, социаль челтәрләрдә видеорегистратордагы видеолар пәйда булды, һәм бу видеога Казан халкы төрле мөнәсәбәт белдерде. Бу хакта «Комсомольская правда» яза.

Ярга таба аңлы рәвештә барганмы?

Видеоны караганнан соң, социаль челтәр кулланучылар бу хәлнең төрле версияләрен яза башлады. Аларның иң популяры – машина йөртүче ярга таба аңлы рәвештә барган.

«Башта ул әкрен генә бара. Күрәсең, кыюлык җыйгандыр. Ә соңыннан тизлекне кисәк арттыра», – дип язган Казанда яшәүче Вероника.

Видеорегистратор кадрларында башта машинаның юлдан баруы, ә соңыннан кисәк кенә уңга борылуы һәм ярга таба баруы күренә. Ләкин нишләп шулай килеп чыккан һәм рульдә кем булган?

«Нигә Мария машинага яланаяк утырган?»

Болардан башка, социаль челтәр кулланучылар тагын бер нәрсәгә игътибар иткән. Фаҗига урынында ясалган беренче фотоларда өстәл янында хатын-кыз башмаклары ята. «Машинага яланаяк утырды микәнни?» – дип яза алар.

Кайберәүләр «ир белән хатын фаҗига алдыннан талашкан булырга мөмкин» ди. Ләкин гаиләнең танышлары әйтүенчә, Тимур белән Мария дус-тату яшәгәннәр һәм бер-берсен бик яратканнар.

«Ул Тимур янында бәхетеннән балкып тора иде», – дип сөйләгән Мариянең хезмәттәше Гөлназ Гатауллина.

Мария еш кына тырнак ясатырга йөргән маникюр остасы Тимурны «тыныч һәм яхшы кеше» дип искә алган.

«Маша үзе дә шундый һәм үзенә тыныч ир-ат сайлады. Тимур романтик, аны чәчәкләр белән каршы ала иде, берсендә йомшак уенчык белән дә каршы алды», – дип исенә төшерә маникюр ясаучы Гөлназ.

Социаль челтәрдә кемдер язган суицид версиясе белән дә килешми гаиләнең танышлары. Ир белән хатынның мондый адымга барырга бер генә сәбәбе дә булмаган. Танышлары әйтүенчә, Тимур белән Мария бергә яши башлауга ук уртак планнар корган. Өстәвенә, алар икесе дә диндә булган.

«Мария тормышны бик яратты һәм беркайчан да мондый адымга бармас иде! Аннан, үз-үзләренә кул салу омтылышы булган кешеләрне хастахнәгә эшкә алмыйлар», – диде һәлак булган хатынның танышы.

Хатынын машина йөртергә өйрәткәнме?

«Табигатьтә булгач, каеш эләктереп тормаганнар. Рульдәге кеше педальләрне бутаган, ахырда тизлек арту шуннан», – дип язган социаль челтәрдә Андрей Обухов.

Моннан тыш, социаль челтәрдә язуларынча, фаҗига булган көнне Тимур хатынын машина йөртергә өйрәткән. Имеш, Мария борчылудан педальләрне бутаган. Әмма бу версия дә чынбарлыкка туры килеп бетми, чөнки рәсми мәгълүматлар буенча, рульдә Тимур булган, ә Мария болай да машина йөртә белгән.

«Мария машинаны әйбәт һәм сак йөртте, аның үзенең дә машинасы бар иде», – дип әйтте Гөлназ Гатауллина.

Регистратор кадрларын монтажлаганнармы?

Маникюр ясаучы Гөлназ «интернетка куелган видеоларны монтажлаганнар» дип саный. Ул видеоны хокук саклау органнары түгел, социаль челтәр кулланучылар чыгарган, дип әйтте.

«Миңа калса, видео монтажланган һәм тизләтелгән, чөнки машина йөртүче югары тизлектә өстәл һәм палатка арасыннан тигез генә һәм сак кына узды. Алай була алмый! Мине берсендә трассада шундый итеп боргалады, мин анда бөтен кар көртләренә бәрелеп үттем. Ә монда шулай тигез генә чыкты», – диде Гөлназ.

Гөлназ ул көнне Тимур һәм Мария белән нәрсә булганын аңлый алмый.

«Барысы да бик сәер. Нәрсә булды икән соң анда? Гомеремдә беренче тапкыр «Битва экстрасенсов»ка мөрәҗәгать итәргә телим», – дип йомгаклады ул.

Әмма хокук саклау органнарында, һәлак ир белән хатынның тәннәрендә көч куллану эзләре табылмаган, һәм бу – бәхетсезлек очрагы булырга мөмкин, дип әйттеләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100