Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мирзаяновлар концертының дивандагы комментаторы: «Вәт мәхәббәт аларда... Аны гына аерам»

news_top_970_100
Мирзаяновлар концертының дивандагы комментаторы: «Вәт мәхәббәт аларда... Аны гына аерам»
Фото: © Абдул Фархан, "Татар-информ"

Һәр өйдә комментатор бар, дип уйлыйм. Мисал өчен кино, концерт комментаторы, хәтта яңалыкларныкы да… Һәм бар комментатор белән телевизор карарга яратмаучылар.

Авылда телевизорны тәм табып, программаны яттан белеп карыйлар. Берәр дуэт җырлый икән, аларны ирле-хатынлы дип кабул итеп утыралар. Ә инде, аларның хәтта егет белән кыз да түгел, ә гаиләле кешеләр икәнен дә белеп алсалар, тәмам кәефләре кырыла инде. Шундый ышандырырга тырышып, күзләренә карашып җырлыйлар, ләбаса…

Авылда телевизорның хуҗасы – бабай, пульт аның кулында. Аның шул сәгатьләрдә «Яңалыклар» карыйсы, ә аннары концерт карыйсы бар. Элегрәк бабай белән оныклар конфликты да булып ала иде. Балаларга «мультик» карарга кирәк, ә бабайның яңалыклар карый торган сәгате җиткән. Ике арага әби кергәч кенә, бабай кайвакыт юл бирә иде. Һәм, нәкъ балаларча үпкәләп, йокларга кереп китә…

Ә кайвакыт, үзе әйтмешли, телевизорда карарлык әйбер булмаганда, елаган оныкларын, «мә, улым, кызым» дип, пульт хуҗасы итеп куя. Хәзер балалар тәмам телефонга кереп бетте, телевизор бабайныкы гына булып калды.

– Ашап аласыңмы?
– Юк әле, яңалыклар карыйм.

Ул яңалыкларны төрле каналлардан карап чыккач, концертка чират җитә.

– И, онытылган, бүген боларның концерты (Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар) иде бит. Теләчедә яшиләрме әле алар?

«Су буенда үсә юкәләр», – дип суза Зөлфирә.

– Матур җырлый инде, әмма су буенда юкә үсми. Чибәр дә үзе, авызы зуррак. Күкрәкләре дә тулып киткән. Ә, яшь баласы бар бит әле.
– Иртәгә 4тә торасың бар бит, бу вакытта ята идең ич инде.
– Әле, ятканчы, мәтрүшкәле чәй эчеп алам.
– Әйдә ясыйм, эчеп ал инде алайса.
– Юк әле, Зөлфирәнең ире чыкканын көтәм. Телгә оста ул. Заллары тулып бетмәгән, буш урыннары хәйран. Шуңа тамашачыларны аз күрсәтәләр. Менә күлмәкләре матур ичмасам. Алайса киеп чыгалар, ярты түше ачык, бот буйлап ярык. Хатын-кызда азрак оят дигән нәрсә булырга тиеш, шул тамаша күрсәтәм дигәч тә инде...

Алмазны көткәндә, Мирзаяновларның күп җырларының авторы Фирзәр Мортазин чыкты. Салкын тиюен әйтте, тавышы өчен гафу үтенеп алды.

– Фирзәр минем яшьтә микән ул?
– Әйе, синең тирәдер. Ә, сез бер елгы, туган көннәрегез дә бер айда икән («Гугл» ярдәмендә).
– Бу яшьтә сәхнәдә делать ничего инде, җырын язып өйдә утырса да була. Шушы гәүдәсе белән җыр язып утырамы икән? Салават та картайды инде. Яшьләр җитәрлек...

Мин үз эшем белән мәшгуль булып утыруга карамастан, һәр комментарий саен башны телевизорга борам. Хоккей комментаторыннан кимен куймый бит, ә?!

– Кара, Алмазның әбисе (Зөлфирәнең әнисе) яшь икән. Алмаз кайсы яктан әле ул? Мөслим бит? Анда булганым юк бугай минем. Әнисе дә, ерак юл дип тормаган, килгән бит. Алмазның әнисе дә шигырьләр яза бугай. Халык йөри концертка. Казаннарның эше беткән. Күпме артист, халык барысына йөреп тора. Син дә, кызый, еш йөрисең. Нәрсә калган анда? Аның кадәр кеше җыела торган урында куркыныч та. Әнә телевизорда – концерт.

Ниһаять, Алмаз Мирзаянов чыкты. Бабай аның хатын-кызларга кагылышлы «кыек атып туры тидергән» һәр сүзен җөпләп утыра: «Оста инде, шәп әйтте. Тормыштан алып әйтә бит. Нәкъ шулай. Хатын-кыз шундый шул ул». Әле икенче көнне дә артист сүзләрен искә төшереп көлеп ала.

– Иртәгә ничек торасың? Бар, йокларга ят инде.
– Хәзер, хәзер… Парлап җырлыйлар ич. Вәт мәхәббәт аларда.

«Соң, артистлар тамашачыларны булмаган мәхәббәткә дә ышандырырга тиеш бит инде», – дидем, һәр дуэтны кавыштырып куюларын исәпкә алып.

– Бардыр инде ул артистланып уйнаучылар, әмма аларда – мәхәббәт. Күренә бит инде, сизелә, аны гына аерам инде...
«Тагын бер җыр тыңлыйм да», – дип, пультын алып, телевизор каршына ук килеп басты... Аягурә икене тыңлады, өченчесен дә, әле тагын сокланып басып торуын дәвам итә…

– Сиңа Мирзаяновлар урынсыз билет саттымы әллә? Күпме басып торасың бит...
– И, иртәгә кишер бәйрәме түгел шул... Ничек торырмын инде? Концерт бетәме инде ул телевизорда?!
– Чәй суынды инде хәзер, чәй эчкәч, тагын йоклап китә алмыйсың...
– Мәтрүшкәле чәй тәмле иде. Барыбер эчәм әле.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 21 апрель 2024
    Исемсез
    Язып та куясыз инде! 😃💯
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100