Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы 2026 елда М.И. Мәхмүтов исемендәге Дәүләт премиясенә конкурста катнашу өчен кандидатларны сайлап алу процедурасы дәвам итүе турында хәбәр итә.
Әлеге бүләккә Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан фән һәм мәгариф оешмаларының педагогик хезмәткәрләре уку-укыту процессына нәтиҗәле алымнар һәм технологияләр керткән, шулай ук дидактика һәм кадрлар әзерләү өлкәсендәге зур фәнни-методик һәм гамәли казанышлар өчен тәкъдим ителә ала.
- Тулырак мәгълүматны сылтама аша карап була.