Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мирзаһит тормышыннан: дүртенче көпчәк (Зөлфәт Шаһиәхмәтов)

Берзаман Мирзаһит сараенда тәртип урнаштырырга була. Төрле иске-москы арасыннан дүрт иске «Москвич» көпчәге дә килеп чыга.

news_top_970_100
Мирзаһит тормышыннан: дүртенче көпчәк (Зөлфәт Шаһиәхмәтов)
"Чаян" журналы

Авылда Вазыйхның ихатасын табу авыр түгел иде: һәрвакыт мәңге ремонттан чыкмас трактор, өч-дүрт яньчек җиңел машина, ниндидер тимер корылмалар торган ишегалды күрсәң — димәк, бу аның йорты. Авылдашлары аңа кушамат та таккан — Ломборджини. Бөтен тирә-юньнән Вазыйх төрле тимер-томыр, иске әйберләр җыеп, эшкә ярардайларын рәткә китереп сата иде. Сатулашканда аңа тиңнәр юк, куйган бәясен бер тиенгә дә киметмәс.

Берзаман Мирзаһит сараенда тәртип урнаштырырга була. Төрле иске-москы арасыннан дүрт иске «Москвич» көпчәге дә килеп чыга.

«Боларны Вазыйхка илтеп бирергә кирәк, — дип уйлый Мирзаһит. — Ипи-сөтлек булса да акча булыр, ичмасам…»

Мирзаһит үзе ясаган арбада көпчәкләрне китергәндә, Вазыйх ярдәмчеләре белән машиналарның берсе янында маташа. Ул шунда ук «товар”ны җентекләп карап чыга, ә бераз уйланып торганнан соң ярып сала:

— Юк, бармый бу! Мин моны бушлай да алмыйм! Жәлләмичә хәзер үк чүплеккә илтеп ташласаң да була…

Мирзаһит, һич тә исе китмичә, өч тәгәрмәчне чүплеккә илтеп ташлый, ә дүртенчесен кире өенә алып кайтып, аннан хатынына чәчәкләр өчен савыт ясый. Караңгы төшкәнгә кадәр сараенда мәш килә, ә эш беткәч, калган чүпне ташларга китә.

Чүплеккә барып җиткәч, анда ниндидер шәүләләр абайлый. Тиздән тавышлар да ишетелә:

 — Кара син бу Мирзаһитны! Дүртенче көпчәкне кайда куйган икән? Ярты сәгать эзлибез бит инде…

 — Өч тәгәрмәч кенә сату катлаулы булыр шул. Алсалар да тиеннәр генә бирерләр!

Әлбәттә, бу ярдәмчесе белән Ломборджини иде. Мирзаһит үзалдына елмаеп куя, аларга комачауламас өчен, әкрен генә өенә юнәлә.

«Менә сиңа мә, — дип уйлап куя ул, — үзем дә белмичә, кешегә комсызлык өчен җәза биргәнмен…»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100