Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мирсәет Сөнгатуллин: «Халкыбызны моңлы җырларыбыз белән куандырырга язсын»

Быел Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Россия һәм Интеррекордлар рекордсмены Мирсәет Сөнгатуллин үзенең гомер бәйрәмен – 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. «Интертат», артистның юбилее уңаеннан, аның белән әңгәмә корды.

news_top_970_100
Мирсәет Сөнгатуллин: «Халкыбызны моңлы җырларыбыз белән куандырырга язсын»
Рамил Гали, Мирсәет Сөнгатуллинның шәхси архивы

«Элекке моң дәвере кире кайтыр, дип уйлыйм, Алла боерса»

– Мирсәет абый, ни хәлләрдә Сез, бүгенге көндә ни белән мәшгульсез?

– Юбилеем булды – быел миңа 70 яшь тулды. Туганнар, иҗатташ дусларны чакырып, кунак иттем, мәҗлес оештырдым. Алла боерса, юбилеем уңаеннан концерт та булачак, шуңа әзерләнеп йөрим.

Мин үземне 70 яшьтә дип хис итәм.

– Күп кешенең күңеле 18дә була...

– Минеке – 28дә! 70 яшьтә, бер караганда, моңсу да, икенче караганда, кызык, күңелле дә. Аллаһка шөкер, 70кә җиттем, дип әйтәсең инде. Алга таба барабыз, артка таба китеп булмый. Аллаһы Тәгалә күпме гомер биргән, шулкадәр яшәрбез, Алла боерса. Халкыбызны моңлы җырларыбыз белән куандырырга язсын. Иҗатыбызны халыкка тапшыру юнәлешендә эшлибез, алга таба да шулай дәвам итәр дип уйлыйм.

– Концертларыгыз көтеләме?

– Әлки районы Базарлы Матак авылында 5 августта юбилей уңаеннан район башлыгы Александр Никошин чакырды. «Юбилеегыз һәм Базарлы Матакта урамга исемегез бирелү белән котларга телим», – диде. Мәскәүдән улым Алмаз да кайтты, ул да анда катнашачак. Концертның режиссеры, сценаристы, алып баручысы – Алмаз Хәмзин. Зур юбилей кичәсе 8 октябрьдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония залында булачак. Зилә Сөнгатуллина, Әлки районыннан якташлар, иҗатташ дусларым: Әсхәт Хисмәт, Фәнис Кәлимуллин, Максуд Юлдашев, Ләйсән Мәхмүтова, Резеда Төхфәтуллина, Нияз Җәләлов катнашачак.

Программада яңа җырлар булачак. Халык ишетмәгән җырлар күп. 100дән артык беркайда җырламаган халык җырлары бар. Шулай ук, композитор әсәрләре дә юк түгел. Нәҗип Җиһанов, Сара Садыйкова, Әнвәр Бакиров, Фәрит Хатыйпов, Зиннур Гыйбадуллиннарның җырларын күп башкардым. Ул җырларның моңы да, көе дә, сүзләренең мәгънәсе дә бар. Шуңа күрә композиторларыбызның әсәрләрен җырларга тырышабыз. Аларны халыкка чыгаруда үземнең өлешем зур булса да, композитор һәм сүзләр авторының да өлеше зур.

– Көе дә моңлы, сүзләре дә мәгънәле булган җырлар хәзер сирәгәйде, дип әйтеп буламы? Андый композиторлар иҗат итүдән туктадымы?

– Монда хәзер һәр кеше композитор булып бетте: үзе җырлый, үзе шигырь яза, үзе бии. Хәзер һәр кеше үзе җыр яза, чөнки элекке худсоветлар бетте. Кешедән сорамыйча да җырлап булмый. Ул рөхсәт итсә генә җырлый аласың. Халыкка ошаган бик матур, яхшы җыр булса да. Авторлык хокуклары бар, ансыз булмый... Шуңа күрә кеше җырын кеше җырларга тырышмый хәзер. Элек бит ул: «Җырның җыртыгы юк», – дип әйтә иделәр дә, Сара Садыйкова, Фасил Әхмәтов, Рөстәм Яхинныкы, башкаларныкын җырлый иделәр. Алар күп булмаса да, моңлы, мәгънәле җырлар яза иделәр. Андый композиторлар хәзер дә табыла, әмма күп түгел.

Хәзерге вакытта такмаклар модада, кешенең үзенә (халыкка түгел!) ошаган сүзләрдән җыр язалар. Халыкка ошаган җырлар бик сирәк. Халык җырлары – мәңгелек. Андый җырлар һәрвакыт халык күңелендә була. Халык тарафыннан язылган элекке җырларыбыз, моңнарыбыз онытылмаса, телебез, динебез, гореф-гадәтләребез дә онытылмый, Алла боерса. Алга таба барачакбыз.

– Бу вазгыятьне ничек хәл итеп булыр иде икән? Бу такмаклардан котылырга кирәктер бит?

– Такмаклардан котылу җиңел. Халык шул такмакларны җырлаучыларны тыңларга бара бит, аларның заллары тулы була. Мин, мәсәлән, бу ситуацияне үзем генә бернишләтә алмыйм. Элекке композиторлар, шагыйрьләр язган кебек мәгънәле җырлар булса гына. Хәзерге вакытта Эльмир Низамов татар моңын, җырын алга җибәреп, халыкка җиткерергә тырыша. Бөтен композиторны да белеп бетереп булмый.

Тыңлыйсың-тыңлыйсың да, кайдан тапкан икән бу җырны, дисең. Баксаң, җырлаучысы үзе язган икән. Элекке моң дәвере кире кайтыр, дип уйлыйм, Алла боерса. Кайчан кайтыр? Анысы билгеле түгел. 50 елдан соң халык нишләр икән? Татар телен онытмаган халык булырмы әле? Мәктәпләрне япсалар, укытучыларны кыскартсалар, телне белүчеләр күп булырмы? Алай да, тырышырлар. Мин, мәсәлән, һәр Сабан туена баргач, шул хакта әйтәм. Владивосток, Камчатка дисеңме, бик күп Сабантуйларда булдым. Өлкән буын татарча белә, сөйләшә. Ә менә яшьләр телне аңламый. Сәхнәгә чыгып, татарча җыр җырласа да, телне белми. «Бик матур җырладың», – дигән идем берсенә. «Чего?» – дип аптырап калды. Телне өйрәнү, милли ризыкларыбызны пешерүнең әһәмияте турында һәрвакыт әйтәм, аңлатам.

– Җырны үзе язып, үзе башкаручылар турында әйттегез. Фирдүс Тямаевка карашыгыз нинди?

– Фирдүс Тямаев ул үзенең эшен эшли: җырлый, бии, халык аны ярата. Үзенең җырлары бар, молодец, яхшы җырлый, дип кенә әйтәм. «Нишләп алай җырлыйсың?» – дип, каршы әйтеп булмый бит. Ул җырлый, үзенең эшен дәвам иттерә. Бүгенге көндә дә популяр җырчы булып йөри. Бәлкем, халыкка шулай җырлавы да, шулай биюе дә кирәктер. Аңа уңышлар телим.

«Чын җырчы ул сәхнәгә чыгып җырларга тиеш, биергә дә, сөйләргә дә, уйнарга да тиеш түгел»

– Сәхнәдә талантларга урын калмый, эте дә, бете дә җырлый, дип, ачу килгән чаклар буламы?

– Ул җырлаучыны халык ярата икән, алар җырласын. Халык үзе теләп бара. Барысына уңышлар телим. Халыкчан, эстрада, такмак җырлаучылар да булсын. Ул җырлар, җырчылар булмаса, бәлки, безнең сәнгатькә башкача карарлар иде. Барыбер, алга китеш бар. «Сәхнәдә сикермә, җырлап йөрмә», – дип, мин әйтә алмыйм. Һәр кешенең үзенең ихтыяры, һәр кеше үзенчә чыгып җырлый. Кемдер салмак, йомшак кына җырлый. Кемдер чыгуга ук сәхнәне биләп ала: айкап-чайкап чыга.

– Яшь артистка сәхнәгә чыгар өчен иганәче кирәк, диләр. Сәхнәнең акчага корылуына ризамы Сез?

– Юк, риза түгел. Безнең кебек пенсия яшендәге җырчылар өчен теләктәшлек белдерү кирәк. Иганәчеләр яшьләргә булышырга тырыша. Әгәр дә ул талантлы, халыкчан, матур җырлаучы булса, хуп. Әгәр аның таланты юк икән, бер җырны 1 атна буе яздырып, тавышын компьютердан «дөресләп», шул килеш, авызын ачып чыгып җырласа, бу – бер дә батмый инде.

Чын җырчы ул сәхнәгә чыгып җырларга тиеш, биергә дә, сөйләргә дә, уйнарга да тиеш түгел. Элек концертны алып баручылар җырчыны, җырның исемен, авторларын игълан итә, ә җырчы бер сүз сөйләмичә чыгып җырлый иде. Анда инде җырчыга сүз калмый, ул чыга да җырлый. Җырчының бөтен уе җыр турында булырга тиеш. Монда ничек сикерим икән, дип, җырчы уйланырга тиеш түгел. Безнең чорда андый нәрсәләр юк иде.

Мәскәү, Санкт-Петербургларда спорт сарайларында зур концертларда Илһам абый, Әлфия апалар белән җырлаган булды, сәхнәгә чыккан бер җырчы да: «Шул җырны җырлыйм әле, авторлары – шул, шул», – дип әйтми иде. Бу эшне алып баручылар башкара иде.

– Татар эстрадасында да универсал артистлар бар: үзе җырлый, үзе бии, үзе алып бара. Бер яктан, талантлы, дип мактыйлар. Икенче яктан, сез андый кешеләргә ни дип әйтәсез?

– Әгәр дә ул алып баручы, җырчы, биюче башкара торган эшләрне берүзе бик уңышлы алып бара икән, халык ошата икән, аңа каршы килергә кирәкми. Чыксын да җырласын. Бөтен эшен башкарып, халыкны шаккатырып керсен. Башка бер сүз дә әйтә алмыйм.

«Нәҗип Җиһанов беренче күрүгә үк: «Син – булачак халык артисты!» – диде»

– Мирсәет абый, ә үзегез талантыгыз барлыгын белеп, сәхнә юлын сайларга булдыгызмы?

– 5нче сыйныфтан бирле сәхнәдә җырлыйм мин. Авылда бер алан бар иде. Урмандагы корыган агачларны җыеп, кисеп, утынга алып кайта идек. Шул аланда йөргәндә, үземчә: «Кара да гынай урман», – дип җырлап җибәргән идем, дөньялар яңгырады! Кайтаваз булып таралды. Шул урын ошап китте. Көн саен килеп, җырлый торган булдым. «Тагын җырла!» – дигәндәй, кайтаваз үзенә җәлеп итә, тарта.

Урманда җырлаганымны кемдер ишеткән. Шәһит малае урманда җырлап йөри, нишләп безгә чыгып җырламый икән, дип, укытучыларга әйткәннәр. Алар шаккаткан. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы: «Җырлыйсыңмыни әле?» – дигәч, югалып калдым. 29 октябрь Комсомол көненә бер җыр әзерләргә куштылар. «Чистай вальсы»н клубта гармунсыз, микрофонсыз чыгып җырладым. Авылдашлар котлый башлагач, миңа рәхәт булып китте. Ошады! Алга таба да җырларга кирәк икән, дип уйладым.

Мәктәпне тәмамлагач, музыка училищесына керергә кирәк, диделәр. Училищега алдылар, әмма торыр урын юк иде. «Алдылар!» – дип шулкадәр шатланган идем. «Бер әбигә керәсең дә яшисең», – диләр. Нинди әби, училищеның тулай торагы булырга тиештер инде... Нишләргә икән дип, училище ишегалдында тыз-быз йөреп торган арада, бер якташ очрады. «Әйдә, борчылма, Дәрвишләр бистәсендә ГПТУ №33 дигән училище бар, ашаталар, эчертәләр, киендерәләр, тулай торагы да бар», – диде. Шулай итеп, шунда 1 ел укыдым, 3нче разряд ташчы булып, юллама белән эшкә җибәрделәр. 1 ел эшләдем. Аннан соң, 2 ел армия сафларында Чехословакиядә хезмәт иттем. Туган якка кайтып, Чаллыда автокранчы булып эшли башладым.

Сабантуйларда җырлый идем мин. Чираттагы бер Сабан туенда «Тәфтиләү»не һәм «Авыл көе»н җырлап, сәхнәдән төшкән идем, Сабантуйга килгән Нәҗип абый Җиһанов: «Тәфтиләү»не кем җырлады?» – дип сорады. Музыкаль белемем белән кызыксынды. «Сиңа укырга кирәк. Безгә консерваториягә укырга кер, мин консерватория ректоры булам. Тавышың әйбәт, буең бар. Син – сәхнә өчен туган кеше! Булачак халык артисты», – диде.

Бу вакытта без «КамАЗ» төзеп ята идек. Парк җитәкчесе: «Әйдә, без сине авыл хуҗалыгы институтына автомеханика факультетына укырга җибәрәбез», – дигән иде. Анысына да риза идем дә, әмма Нәҗип абый шулай тәкъдим иткәч, күңелгә башка уй керде. Эштән консерваториягә укырга җибәрәселәре килмәде. Юристка мөрәҗәгать итәргә туры килде. Юрист Нәҗип Гаязовичка шалтыратып сөйләшеп, аннары гына эшемнән җибәрергә ризалаштылар.

Консерваториягә укырга керергә соңга калган идем инде. Алай да, Нәҗип абый кайтарып җибәрмәде, 1 ел Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле хорында җырларга дип, шунда барырга киңәш итте. 8 ай эшләдем дә, консерватория каршындагы әзерлек курсларына укырга кердем. Гомумән алганда, консерваториядә 7 ел укыдым.

1978 елда зур сәхнәгә аяк бастым, Буа районының бөтен авылларында чыгыш ясадым. 1970 елда Дәрвишләр бистәсендә Сабан туенда җырлаган идем. Шуннан бирле мин сәхнәдә.

«Хәния эшсез калгач, аңа «Бәйрәм» ансамбленә барып карарга киңәш иттем»

– Консерваториядә укыган студент «опера театрында эшләрмен» дип хыяллана. Сезнең дә шундый уйлар булгандыр?

– Бер яктан, мин анда барырга теләмәдем. Үзебезнең телдә җырларга кирәк, нәрсәгә соң ул миңа, дигән уйлар да булды.

Консерваториядә «Алтынчәч» операсында – хан, «Җәлил» операсында – Канзафаров, «Князь Игорь» операсында – князь Игорь, «Кармен» операсында Хозе партияләрен башкардым. Укып бетергәч, авылга ял итәргә кайтып киттем. Казанга килсәм, опера театрында урын юк. Укытучым Идеал Ишбүләков: «Мине ачулан инде», – диде.

Татар дәүләт филармониясенә урнаштым, лекторий бүлегенә солист булып алдылар. 1985 елда өйләндем, торырга урын кирәк булды. Тулай торак сорап йөрдем, «бирәбез, бирәбез» дисәләр дә, бирмәделәр. Кычкырышып йөрмәдем. Хатыным Кадрия белән Мәскәүгә күчендек. Шунда яшәп, Казанга кайтып, лекторий концертларында катнашып йөрдем.

Мәскәүдә «Бәйрәм» ансамбле җитәкчесе Рифкать Сәйфетдиновны күрдем дә, ул мине ансамбльгә чакырды. 1987 елда Горький паркында концерт куйдык. Соңрак безгә Равил Харисов та кушылды. Скетчлар эшли идек. Үзебез концерт алып барабыз, мәзәкләр сөйлибез, җырлый идек. Халык канәгать булып кала иде. Күп җирләрдә булдык: Украина, Прибалтика шәһәрләрендә, Үзбәкстан, Казахстанда һ.б. Россия шәһәрләрендә концертлар куйдык, чөнки бөтен җирдә татарлар бар. «Бәйрәм» ансамбле белән бөтен Советлар Союзын әйләнеп чыктык. 15ләп кеше идек без. Бик популяр булды ул коллектив.

1989 елда Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев чакыруы белән Казанга кайттым. Яшәргә урын да бирделәр. Хәзер 3 бүлмәле фатирда яшибез, анысын да Минтимер Шәрипович алырга булышты. Бик халыкчан, моңны аңлый торган кеше. Ул бик күп язучыларга, җырчыларга, сәнгать әһелләренә ярдәм итте. «Безнең талантларга булышырга кирәк. Алар иҗат итәргә тиеш», – дип әйтә ул. Минтимер Шәрипович сәнгать әһелләрен кайгыртты, аңа бик зур рәхмәт. Һәрвакыт халык өчен тырышты.

Казанга кайткач, Хәнияне очраттым. Тинчурин театрыннан кыскартканнар икән. Эшсез калган вакыты. Ул шундый ачык йөзле, уртак телне гел таба иде. «Эшсез булсаң, Мәскәүгә барасың килсә, Рифкать Сәйфетдиновның номерын бирәм, анда урын бар, «Бәйрәм» ансамблендә җырлап йөри аласың», – дидем. Шуннан соң Хәния Мәскәүгә барып, «Бәйрәм» ансамбле белән чыгыш ясый башлады, эстрада җырчысы булды.

Мирсәет Сөнгатуллинның улы Алмаз Сөнгатуллин Хәния Фәрхи белән

«Халык җырларын болай гына калдырырга ярамый, тамашачыга җиткерергә кирәк»

– Сезнең репертуарыгыз халык җырларына нигезләнә...

– Халык җырларын күңелем аша үткәреп башкарырга тырышам. Моңлы булыр өчен, авылда туарга кирәк, авыл кешеләренең җырлаганын ишетеп үсәргә кирәк. Авыл кешеләренең һәркайсы үзенә күрә моңлы җырлый. Минем әни бик матур җырлый иде. Шулай, колакка сеңеп кала инде ул. Хәтерлим, ул вакытларда челтәрле радио таралды. Әлфия апа Авзалова, Рәшит ага Ваһапов, Илһам абый Шакиров, Габдулла ага Рәхимкуловлар җырлый иде, аларның моңы да сеңеп калган. Радионы тыңлаганда, җырның сүзләрен язарга әзерләнеп торыр идек: бер кеше бер юлын, икенче кеше икенче юлын язып, аннары шул җырны җырлап йөри идек.

Моңны аңларга да кирәк, йөрәк белән үзеңә сеңдерергә кирәк. Халык җырларын Илһам абый да күп җырламады, 50ләп җыры бар микән? Әлфия апа да шулай ук. Халык җырларын болай гына калдырырга ярамый, тамашачыга җиткерергә кирәк, дип уйладым. Җәүдәт Фәйзи, Александр Ключарев, Мәхмүт Нигъмәтҗанов туплаган җырлар җырланмый ята иде.

Илһам абый Шакировта 20 елга якын баянчы булып эшләгәннән соң, Рамил Курамшин минем белән эшли башлады. Ул Казанның милли-мәдәни үзәгендә 20 еллап, 2007 елга кадәр, пенсиягә чыкканчы минем белән эшләде. Рамил ага белән Фәйзи абый Садыйковның оныгыннан ак баянын алып, 100дән артык җыр яздырган идек. Барлыгы 1000нән артык җыр башкарганмын, күбесен Рамил абый Курамшин белән яздырдык. Яңа җыр өйрәнәм икән, радиога барып яздырырга тырыша идем. Рафаэль абый Ильясовның җырын җырлаган булсаң, худсоветка кертми иде. «Бирдем, синең җырыңны кертмәделәр, алмадылар», – дип әйтә иде, мәрхүм.

Берсендә Рөстәм абый Яхин белән «Керим әле урманнарга», «Әй, гармун» җырларын яздырдык. Рояльдә ул үзе уйнады. «Әй, гармун» җырын бик тә ошаттылар. «Худсоветтан үтә бу, бик шәп язылды», – диде Рөстәм абый. «Әй, гармун» җырын алмаганнар икән. Рөстәм абый Рафаэль Ильясовка шалтыратты: «Син нәрсә минем җырны төшереп калдырдың?» – диде. «Таба алмыйм әле мин ул җырны», – дигәч, «Беләм мине синең ничек таба алмаганыңны», – дип, Рөстәм абый аңа бик каты әйтте. Чыннан да, югалттылар ул язманы. Аннары тагын яздырырга тәкъдим итте. Ләкин вакытыбыз туры килмәде. Яздырып булмады.

Сара апа Садыйкованың бик күп җырларын башкардым. Хәтерлим, өенә чакырып, Ленин турында җырын өйрәткән иде. «Ленин турындагы җырны дөрес җырларга кирәк, үзем өйрәтәм!» – дип, үзенә чакырды. Хатын белән кунакка килдек. Шул арада коймак пешереп, ашатып-эчертеп, шуннан соң гына: «Менә хәзер җырларга була!» – дип, зал бүлмәсенә чакырды. «Ашап килгән идек югыйсә», – дип тә качып калып булмый, «Баштан ашарга кирәк, алайса дөрес җырлап булмый!» – дип әйтә иде Сара апа.

Залында фортепиано алдына утырып, «Кокушкино каеннары» дигән яңа җырны җырлап күрсәтә, кайда ничек җырларга кирәк икәнлеген өйрәтә, аңлата. Аннан соң мин җырлап карыйм, Сара апа фортепианода уйный. Яңа җырын шулай өйрәтә иде.

Әнвәр абый Бакировның да өенә чакырганы булды. Аның «Әниемнең җылы кочагы» дигән җырын башкардым. Рөстәм абый Яхин да өенә чакырып, «Әй, гармун!», «Керим әле урманнарга» дигән җырларын өйрәтте.

Хатыны Кадрия, улы Алмаз белән. Гаилә архивыннан

– Рамил абый Курамшинны искә алдыгыз. Еш кына шундый хәл күзәтелә: артистны үлгәч кенә искә төшерәләр. Үзе исән чагында соңгы минутлары вакытында хәлен белергә ашкынып торучылар булмый...

– Рамил абый авырганда, аның янында 1-2 тапкыр булдым. Рамил абзый соңгы елларда авырый иде. Шулай да, ул бирешмәде, соңгы көненә кадәр оптимист булды. Инсульт – яхшы нәрсә түгел. Ходай беркемгә дә язмасын. Рамил абыйның урыны оҗмахта булсын, бик яхшы баянчы иде. Яңа диск чыкса, аңа да бирә идем, үзенең фикерләрен шалтыратып әйтә иде. Аның «Зәңгәр күл», «Болын» дигән җырлары бар иде. «Кемгә генә бирмәдем, ул җырларны синең кебек шәп итеп башкаручы юк», – диде. Хатын ягыннан алар ерак туганнар да икән. Ул бер мәҗлестән дә калмады. Исән булса, быел да юбилей концертыма чакырыр идем.

Кеше китә, җыры кала, диләр. Рамил абый да үзе китте, ә уйнаган моңнары, җырлары халык күңелендә калачак. Концертларда аның якты истәлегенә багышлап җырлар җырлыйсы килә.

«Илһам Шакиров үзенә пародия ясаганны яратмады»

– Рамил абый – Илһам Шакиров баянчысы. Аның Илһам абый репертуарыннан үзенең дә җырлавын ишеткәнем булды. Бик күп җырчылар Илһам абый кебек җыр алымнарын кулланып, аның репертуарындагы җырларны яңартып җырларга омтыла. Сезнең Илһам абый кебек җырлап караган булдымы?

– Илһам абыйча җырлап караган булды. Рабит Батулла оештырган «Шаяннар һәм тапкырлар» мәҗлесендә Актерлар йортында Илһам абыйга пародия ясап, аныңча кулларны болгап, чыгыш ясадым. Халыкка бик ошады, сикереп торып кул чаптылар. Тагын җырлавымны сорадылар, тагын чыгып җырладым. 1-2 көн үтте. Илһам абый ишеткәндер инде, дип уйладым. Ә аның ачуы чыккан икән. «Минемчә җырлама! Нишләп җырлыйсың?» – дип, «яхшы» сүзләр дә эләкте миңа. Бөтен кеше пародия ясый, миңа: «Җырлама!» – дигәч, шаккаттым инде. Илһам абыйга пародия ясау ярамый булып чыкты. Башка җырчылар Мәскәүдә бер-берсенә пародия ясап чыгыш ясый бит. Илһам абыйга ошамады, пародия ясаганны яратмады. Шуңа күрәдер дә, аяк чалды…

«Сүгенеп йөрү артистны бизәми»

– Артистлар турында язарга ниятләгәндә, концерт вакытында сәхнә артына чыгарга туры килә. Шул вакытта артистның үз-үзенең тотышын күрәм. Еш кына халыкка билгеле булган, танылган артистларның сүгенеп торуларын ишеткәч, гайрәт чигә. Чын йөзләре ачыла. Мондый күренешкә ни дисез?

– Бу – наданлык. Халык алдында булмаса да, сәхнә артында булган хәлләр кайчан да булса халыкка да барып ирешә. Артистның үзен болай тотуы аны бизәми, моны булдырмау кирәк. Дин кушканча яшәсәк әгәр, бөтенләй сүгенергә ярамый, шулай бит. Мондый күренешкә мин каршы. Үзем дә яратмыйм. Үземнең дә беркайчан халык алдында сүгенеп сөйләшкән булмады. Сүз аралаш мужиклар алдында 1-2 сүгенү сүзе чыгып китәргә мөмкин. Сәхнәдә, хатын-кызлар алдында сүгенеп сөйләшү – тирә-яктагы халыкны хөрмәт итмәү була.

«Зилә Сөнгатуллинаны хатыным дип уйладылар»

– Концерт вакытында кайбер тамашачылар «записка»лар язарга ярата. Сезгә гадәти булмаган сораулар биргәннәре булдымы?

– Теге яки бу җырны башкаруымны сорап язучылар бик күп булды. Зилә турында сорыйлар иде. Нишләп, Зилә Сөнгатуллина белән җырламыйсың, дип сорадылар.

Безне ир белән хатын дип уйлаучылар күп булды. Концертлар куеп йөргәндә, бер апа килде дә: «Энекәш, хатының кайда? Ул да җырлый бит, икәү җырлап йөрисез», – ди. «Ул минем хатын түгел. Фамилияләр генә бер», – дип аңлатам. Ышанмадылар. Бервакыт Мөслим районында булган идем. «Нигә хатыныңны алып килмәдең? Ир белән хатын булгач, бергә җырларга кирәк», – диделәр. Минзәләдә, Ижауда, Киров өлкәсендә дә шул ук хәл булды.

– Тамашачыларга әйтергә теләгән фикер-теләкләрегезне ишетәсе килә.

– Тамашачыларга исәнлек-саулык телим. Бөтен дөньядагы кеше бер-берсен хөрмәт итеп, кунакка чакырып, йөрешеп яшәсеннәр иде. Гомерләрен шатлыкта-куанычта үткәрсеннәр. Бәхетле картлык телим. Балаларының, оныкларының рәхәтен күреп яшәсеннәр иде.

  • Мирсәет Сөнгатуллин иҗади эшчәнлеген 1976 елда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә – Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле хорында башлый. Бер елдан соң Казан дәүләт консерваториясенә (вокал бүлегенә) укырга керә. Студент елларында ук ул күренекле җырчылар – Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова концерт бригаларында Татарстан төбәкләрендә чыгыш ясый.

    Консерваторияне тәмамлагач, ул Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең әдәби-музыкаль лекторий бүлегендә эшли (1984-1987 еллар). Аннары, гаилә хәленә бәйле рәвештә, 1987 елда аңа Мәскәүгә китәргә туры килә. Музыкант Рифкать Сәйфетдинов белән «Бәйрәм» ансамбле оештыра. Анда Равил Харисов белән бергә җырлый. Ансамбль Советлар Союзында һәм чит илләрдә татарлар яшәгән төбәкләрдә бик тиз популярлаша. Ул татар җыр сәнгатен Латвия, Литва, Украина шәһәрләрендә, Россия шәһәрләрендә (Екатеринбург, Төмән һ.б.) яшәүче милләттәшләребезгә җиткерә.

    Җырчы 1989 елда Казанга кайта һәм Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында эшли башлый, аннары «Казан» милли-мәдәни үзәгенә күчә.

    Мирсәет Сөнгатуллин гомере буе татар халык җырларын, татар композиторларының әсәрләрен башкара, ул әле дә онытылган татар халык җырларын эзләү, аларны дөньяга чыгару юнәлешендә эшләвен дәвам итә, аның репертуарында «Эскадрон», «Уел», «Тәфтиләү», «Шәле тәрәзәләре», «Әлкием», «Алимәкәй» һ.б. онытыла барган татар халык көйләре дә урын алган. Иҗатында үзе көйгә салган – «Борнаем» (Ф.Сафин сүз.); «Болгар авыллары көе» (Г.Зәйнашева сүз.); «Кыязлым» (Г.Әдхәмова сүз.); «Бизнәм» (Ш.Җиһангирова сүз.); «Чиябаш авылы көе» (Р.Корбан сүз.); «Кама Исмәгыйль авылы көе» (НӘхмәдиев сүз.); «Аерма син, Ходай» (Ә.Зарипов сүз.), «Өзгәләнде яшь сандугач» (Р.Миңнуллин сүз.); «Туган як» ( Б.Рәхимова сүз.) һ.б. популяр җырлар да бар.

    2016 елда җырчы 205 татар халык җырлары һәм мөнәҗәтләре сыйган диск чыгара. Анда кергән әсәрләр 14 сәгатькә якын яңгырый. Шул рәвешле күренекле җырчы иң күп санда татар халык җырларын дискта яздырып, рекордчы булды: аның исеме җыр сәнгатендә куйган олы хезмәтләре өчен Россия һәм Бөтендөнья рекордлар китапларына кертелде. Ул дистә ярым рус халык җырлары туапланган СD диск та чыгара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100