Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мирсәет Сөнгатуллин 205 татар халык җыры белән Бөтендөнья рекордлар китабына кертелде

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Мирсәет Сөнгатуллин җыр сәнгатендә куйган олы хезмәтләре өчен Бөтендөнья рекордлар китабына кертелде.

news_top_970_100
Мирсәет Сөнгатуллин 205 татар халык җыры белән Бөтендөнья рекордлар китабына кертелде
Бу турыда, якташлары өчен сөенеп, "Әлки хәбәрләре" яза. Күренекле җырчы иң күп санда татар халык җырларын дискта яздырып, рекордсмен булды. Берничә ел элек ул 205 татар халык җыры яздырылган диск чыгарды. Анда кергән татар җырлары 14 сәгатькә якын яңгырый.

"Якташыбызның бу хезмәтен тиңдәше булмаган вакыйга, чын мәгънәсендә татар халык җыры энциклопедиясе дип атадылар. Җырчы әле онытылган татар халык җырларын эзләү, аларны дөньяга чыгару юнәлешендә эшләвен дәвам итә. Ул дистә ярым рус халык җырлары туапланган СD диск та чыгарды. Мирсәет Сөнгатуллинның иҗади казанышлары белән без, райондашлары, ихластан горурланабыз, аны котлыйбыз, яңадан-яңа уңышлар телибез", дип хәбәр итә район газетасы.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100