Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Миронов махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен яңа ташлама турында сөйләде

news_top_970_100

Якын арада махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен яңа ташлама кертелергә мөмкин. Бу турыда «Гадел Россия – Дөреслек өчен» фракциясе җитәкчесе Сергей Мироновка сылтама белән РИА «Новости» яза.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга реабилитация өчен бердәм сертификат кертү көтелә, дип саный Миронов.

«Хөкүмәт «Гадел Россия – Дөреслек өчен» инициативаларын эзлекле тормышка ашыруын күрәбез. Шуңа күрә, безнең партия тәкъдим иткән яңа карарлар кабул итүне көтәргә була дип өметләнәм. Аерым алганда, Ватанны саклаучылар дәүләт үзәкләрендә генә түгел, шәхси үзәкләрдә дә кирәкле ярдәм ала алсын өчен, реабилитациягә бердәм сертификат кертү. Бу – йөзләрчә мең ветеран өчен реабилитация алу мөмкинлеген арттырачак һәм чиратларны киметәчәк», – ди ул, Россия Президенты Владимир Путинның махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен яңа ташламалар турында указын шәрехләп.

Миронов искәрткәнчә, моңа кадәр Путин, махсус хәрби операция вакытында яраланган кешеләрне шифаханәләрдә озатып йөрү өчен, хәрби гаиләләренә бушлай юллама бирергә кушты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100