Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әмирхан Еники белән 1999 елгы әңгәмә: "Морзалар нәселеннән ул"

Роберт Миңнуллин белән Әмирхан Еникинең әңгәмәсе 1999 елны "Ватаным Татарстан" газетасында басылып чыккан. Әңгәмәдә Әмирхан Еникинең рус язучысы Александр Куприн белән шәҗәрәләре тоташуы, "чабаталы морзалар" тарихы һәм милләтебезнең киләчәге турында фикерләр бүгенге көн өчен дә кызыклы. Язманы укучыларыбызга да тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Әмирхан Еники белән 1999 елгы әңгәмә: "Морзалар нәселеннән ул"
Әңгәмәдәш: Роберт Миңнуллин 
   
Р.Миңнуллин: Хөрмәтле Әмирхан абый! Сез бит инде бик олы кеше. Яшегез белән дә, әдәбиятта тоткан урыныгыз белән дә... Гомумән, бик борынгы кеше. Менә бүген инде урамда егерменче гасыр узып бара, бөтенләй икенче вакыйгалар, бөтенләй башка яшьләр. Яшьтәшләрегез дә бик сирәк кенә калды. Сез безнең кебек яшьләр белән уртак тел таба аласызмы? Сезгә бик кыен түгелме бу тормышта яшәве? Төрле конфликтларга кергәнегез бармы?
 
Ә.Еники: Ничек яшәү мәсьәләсенә килгәндә, әлбәттә, җиңел түгел. Мин үземне генә аерып әйтмим, гомумән, халыкка җиңел түгел. Аның бит инде сәбәпләре күп. Мин әле монда матди якны гына әйтмим. Соңгы елларда бик күп уйландыра. Элек без әле уйламыйча да яши ала идек. Хәзер инде уйламыйча яшәп булмый. Барысын да уйларга туры килә, барысы турында да борчылырга туры килә. Хәзер инде халыкка ничегрәк булса, минем үземә дә шулай.
 
Р.Миңнуллин: Әмирхан абый, әйтегез әле, соңгы вакытларда кемнәрне сагынып яшисез?

Ә.Еники: Сагыныр кешеләр бик күп. Минем үземнең гомеремдә югалтуларым күп булды. Язучылардан бик якын, бик дус кешеләр киттеләр бу дөньядан. Аннан ары үземнең якын туганнардан да бу фани дөньядан китүчеләр бик күп. Без инде аз калдык. Минем ул турыда уйлаганым бар. Кешенең гомере үзен белә башлаганнан алып соңгы көненә хәтле диярлек гел менә шул югалтулардан тора икән. Югалтулар, югалтулар... Башта әнине югалттым, мин әле үземнең әбинең үлемен дә хәтерлим. Малай чактан ук башланды ул югалтулар. Бүгенге көнгә хәтле килә ул. Аларны санап бетерерлек түгел. Әлбәттә, алар арасында бик үкенечлеләре бар. Бер дә онытылмый торганнары бар.

Р.Миңнуллин: Әмирхан абый, мин Сезне күптәннән күзәтеп киләм инде, 25 еллар буладыр... Әдәбиятта һәр шәхес үзенчә яши, үзенчә көн күрә, үзенчә иҗат итә. Ә менә Сез азрак дәрвишрәк кеше кебек, урысчалатап әйтсәк, бераз аскетлык бар бугай Сездә. Нурихан Фәттах шулайрак яши бит инде, мәрхүм Хәсән ага Туфан шулайрак яши иде. Сезне дә шундыйрак дип беләм. Әллә ялгышаммы? 

Ә.Еники: Аскет сүзе миңа бик үк туры килми. Мин аскет булмадым. Әлбәттә, Сез телгә алган Нурихан Фәттах, Хәсән абзыйларга бу сүз, чыннан да, туры килә. Алар үз иҗатларына йотылып, дөньяның башка мәшәкатьләре, эшләре белән артык мавыкмыйча, үз эшләрен генә белеп яшәүче кешеләр булдылар. Бик тәртипле, дисциплиналы тормыш белән яшәделәр. Мин үзем алай булалмадым. Әгәр мин Сезгә әнә шулай беркадәрле дәрвишрәк булып күренәм икән, ул минем хәзерге яшем белән бәйләнгән. Хәзер инде яшь вакыттагы кебек алай кыланулар бетте. Яшь вакытта аралашулар да күп иде, очрашулар да, утырышулар да. 

Р.Миңнуллин: Менә миңа Сезнең белән бервакытта да мәҗлесләрдә утырырга туры килмәде. Мәҗлесләрне бик үк яратмыйсыз кебек. Яшьрәк чакта ничегрәк идегез: кемнәр белән аралаштыгыз, ничегрәк яшәдегез? 

Әмирхан Еники: Сугыштан соңгы вакытларны искә төшерик, алай булгач. Фронттан кайтып төштек. Язучылардан да фронттан кайтучылар күп булды. Җиңү шатлыгыннан, исән калу шатлыгыннан булса кирәк, без инде ул вакытны бик аралашып яшәдек. Йөрешүләр, утырышулар, мәҗлесләр күп булды. Минем үземнең аеруча аралашып йөргән кешеләрем ул Фатыйх Хөсни, Атилла Расих иде. Аннан Габдрахман Минский кайтты. Соңга табарак Ибраһим Нуруллин, Нури Арслан кебек якынаеп киткән кешеләрем дә булды. Минем инде соңгы вакытка кадәр аралашып яшәгән кешеләрем Нәкый абзыйлар, Бакый абзыйлар булды. Минем инде соңгы вакытларда мәҗлесләрдә сирәк күренүем ул үземнән генә тормый. Мине "просто" чакырмыйлар. Дөресен генә әйткәндә. 

Р.Миңнуллин: Әмирхан абый, элекке совет чорында эшче-крестьян баласы булу бик модада иде бит. Шуның белән мактандылар, шуның белән карьера ясадылар. Хәтта мулла яисә кулак баласы булуларын да бик күпләр яшереп яшәде. Ә менә Сез үзегезнең морзалылыгызны бервакытта да яшереп йөрмәдегез. Морза шул ук князь бит инде ул? 

Әмирхан Еники: Пәри башка, җен башка, дигәндәй, князе башкарак аның. Аермалары бар. Дөресен генә әйткәндә, морзалыгымны мин үзем соңгы елларда гына яшерми башладым. Элек аны бездән сораучы да юк иде. Безнең монда, Казанның үзендә, Казанда тирәсендә электән үк морзалар булмагач, миңа морза нәселеннән түгел микән бу дип карау булмады. Шуңа да карамастан, мин үземнең чыгышым аркасында шактый җәфа чиккән кеше. Чөнки мин сатучы баласы идем. Бигрәк тә егерменче еллардан башлап сугышка кадәр авыр булды. Ул вакытларда "чит элемент" дигән нәрсә бар иде. Шуның җәфасын күрергә туры килде. 

Р.Миңнуллин: Морза дигәннән, чабаталы морза дигән төшенчә бар бит. Ә менә Сезнең стенада чабата эленеп тора. Ул Сезнең шул чабаталы морза булуыгызга ишарәме? Әллә инде чабаталы яшьлегегезне сагыну гынамы? 

Әмирхан Еники: Миңа үскән чакта чабатаны бик сирәк кияргә туры килде. Авылга кайтка чакларда гына кигәли идем мин аны. Бу чабата минем чабаталы морза икәнемне белеп торсыннар өчен эленгән әйбер түгел. Гади бер сувенир гына. Ә инде безне чабаталы морзалар дип санаганнар икән, ул бер дә нигезсез түгел. Аның бик җитди сәбәбе бар. Башта бездән морзалыкны алалар әле. Чукынмаган өчен. Чукынганнардан алмыйлар. Үзенең диненә, теленә, милләтенә тугрылыклы калган кешеләрдән морзалыкны тартып алалар. Мал-мөлкәтен дә, җир-суларын да алалар. Әби патша вакытында инде чукынмаган татарларга да морзалык кире кайтарыла. Ләкин мал-мөлкәтеннән, җир-суларыннан башка гына. Ягъни исем генә кайтарыла, чабаталы морза шуннан туган сүз инде ул. 

Р.Миңнуллин: Әмирхан абый, нәсел, дигәннән, моннан берничә еллар элек матбугатта шундый бер сүз булган иде. Урыста Куприн дигән бик күренекле классик язучы бар бит. Ул, янәсе, Сезнең белән бер нәселдән икән, Сезнең белән бер каннан икән. Бу дөрес булдымы, әллә гадәти бер сенсация генә идеме? 

Әмирхан Еники: Ул матбугатта чыккан әйбер. Мин, әлбәттә, андый нәрсәне белми идем, ишеткәнем дә юк иде. Купринның татардан чыккан бер кеше икәнен белә идем, билгеле. Әнисе ягыннан, чөнки ул үзе ачыктан-ачык язган. Хәтта татар каныннан булуы белән горурланган кеше. Ләкин инде аның миңа нинди дә булса мөнәсәбәте барлыгын башыма да китерми идем. Менә тарихчылар казып чыгардылар. Искәндәр Ибраһимов дигән егет Пензага барып, архивта эшләгәндә Еникеевлар шәҗәрәсен табып алган. Аның бер улы Еники булган, икенче бер улы Колынчак исемле. Димәк, алар бертуганнар булып чыга инде. Мин киткәнмен Еникидән, ә Куприн - Колынчактан. Шулай итеп, безне Куприн белән кардәш итеп куйдылар. 

Р.Миңнуллин: Әмирхан абый, нинди генә чорларда яшәвегезгә карамастан, Сез нишләптер партиягә кермәгәнсез. Үзегезнең теләк булмадымы, әллә инде Сезне "чит элемент" дип алмадылармы? 

Әмирхан Еники: Дөресен генә әйткәндә, үзем кермәдем мин. Бервакытта да, партиягә алыгыз, дип кайда да булса гариза биргәнем булмады. 

Р.Миңнуллин: Ә бит комсомолга кергәнсез. 

Әмирхан Еники: Әлбәттә, яшь чакта мин комсомолга кердем. Тик мин анда озак тора алмадым. Озак тотмадылар. Кызык кына бер хәл булган иде. Комсомолга керү Казанда иде. Шуннан мин Казаннан Донбасска китәргә мәҗбүр булдым. Анда шахтерлар укытып йөрдем. Бервакыт авылга кайткач, мине комсомол ячейкасына чакырып алдылар да: "Комсомол билетың яныңдамы?" - дип сорадылар. "Янымда", - дидем. "Кая, күрсәт әле!" - ди болар. Чыгарып бирдем инде билетны. Алдылар да куйдылар. "Хәзер китсәң дә ярый, бүгенге көннән син комсомол түгел", - диделәр дә кайтарып җибәрделәр. 

Р.Миңнуллин: Нәрсә белән аңлаттылар инде бу хәлне? 

Әмирхан Еники: Сатучы баласының комсомол булырга хакы юк, диделәр. 

Р.Миңнуллин: Шуның белән беттеме? 

Әмирхан Еники: Уфага баргач, комсомолның өлкә комитетына кергән идем, сөйләшергә, аңлашырга дип. Коридорда Дәүләкәннән килгән икенче бер комсомол түрәсен күрдем дә кулымны селтәп чыгып киттем. Шуның белән бетте. 

Р.Миңнуллин: Шулай да партиягә ник кермәдегез? 

Әмирхан Еники: Керүнең бит аның ике ягы бар. Керерсең дә, соңыннан чыгарсалар, бик начар булачак. Мәсәлән, фронтта чакта партиягә керергә бик кыстадылар. Безнең ротаның политругы мине җитәкләп алып китеп: "Сез грамотный кеше, сезгә партиягә керергә кирәк", - дип кыстаганы булды. Мин инде: "Бу бик җитди мәсьәлә, мин моны уйламыйча гына уйлый алмыйм, миңа бу хакта уйларга кирәк", - дип һаман суза килдем. Бу мәсьәләдән котылырга тырыштым. Ә сәбәбе моның менә нәрсәдә? Фронтта партиягә керү бик җиңелләште, теләсә кем керә башлады. Төрмәдән чыгып килгән уголовниклар да керә, эте дә, бете дә, дигәндәй. Мин болай дип уйладым: хәзер барысын да алалар, ә сугыштан соң, һичшиксез, "чистка" булачак. Ә андый "чистка" дигән нәрсәләр сугышка кадәр берничә тапкыр булган иде инде. Шул вакытта менә болар партиядә торып калуы бар, ә инде азмы-күпме фикер иясе, уйлый белә торганрак кешеләрне партиядән төшерәчәкләр. Партиядән бер чыгарсалар, ул инде биографияңнең бозылуы дигән сүз. Менә шуларны уйлап, мин партиягә керүдән тыелдым. Һәм бер дә үкенмим. 

Р.Миңнуллин: Әмирхан абый! Ярый сугыш бетте, Сез күренекле язучы булдыгыз. Язучылар союзында партия оешмасы ул инде бик абруйлы оешма. Бөтен мәсьәләләрне коммунист-язучылар шунда хәл итә. Ә Сез бер читтә. Кимсенү хисе булмадымы? 

Әмирхан Еники: Юк, андый әйбер булмады. Беренчедән, партиясез язучылар ул вакытта бер мин генә түгел идем. Без шактый идек. Иң яхшы язучылар "беспартийныйлар" да булмадымы икән әле. Фатыйх Хөсни, Әхмәт Фәйзи, Атилла Расих, Нури Арсланов һ.б. Болар бик саф кешеләр, интеллигентлар. Алар арасында мин үземне чит кеше итеп тоймадым. 

Р.Миңнуллин: Әмирхан абый, бүген кемнәрне интеллигент дип атарга була? Сез яшь чактарак бар идеме андый кешеләр? 

Әмирхан Еники: Ничек дип әйтергә инде... Зыялының төрлесе була торгандыр инде аның. Әйтик, мин борынгы зыялыларны да күреп калган кеше. Мин биредә революциядән соңгы чорларны да күз алдында тотам. Мәсәлән, Җамал Вәлидине күргәнем бар минем. Гали Рәхимне, Фатыйх Әмирханны азрак күрергә туры килде. Аеруча миңа якын кешеләр - Сәгыйть һәм Шәриф Сүнчәләйләр. Алар бик зыялылар иде. Хәзерге зыялылар алардан бик нык аерылалар. Кайсы яклары белән? Аларның бөтен нәрсәләрендә, сөйләшүләрендә, үз-үзләрен тотуларында, кешеләргә гамәлләрендә ниндидер бер мәдәнилек, культура сизелеп тора иде. Бик чиста, пөхтә киенәләр, кыяфәтләре үк аларның зыялы булуларын күрсәтеп тора иде. Минем менә балачактан ук Сәгыйть һәм Шәриф Сүнчәләйләрнең бездә кунакта булганнары истә калган. Алар икесе дә тройка костюмнан, катыргы якадан, бантиклар белән. Башларында килешеп торган кырпы кәләпүш. Картинка шикелле булып истә калган. Зыялылык мәсьәләсе ул иң элек тәрбия, рухи тәрбия белән бәйләнгән. Ниндидер дәрәҗәләр, исемнәр, югары белем алулар белән генә бәйләнгән әйбер түгел. Зур галим дә, язучы да булырга мөмкин, әмма аларның һәрберсе дә зыялы дигән сүз түгел әле. Гади кешеләр арасында да җитәрлек ул интеллигентлар. 

Р.Миңнуллин: Әгәр хәтерләсәгез, Наҗар Нәҗминең бер шигыре бар. "Барысы да соңлап килде миңа" дип атала ул. Шуны укыган саен, ни өчендер гел Сез искә төшәсез. Әйтик, Тукай премиясен Сезгә ничә яшьтә бирделәр? 

Әмирхан Еники: Мин аны икенче тапкыр куелгач алдым. Җитмешенче еллар ахырында, сиксәненче еллар башында бугай. Җитмеш яшьләргә җиткәндә. Халык язучысы исеме минем өчен бөтенләй көтелмәгән бер эш булды. Һичбер вакытта да аны көтмәгән идем. Уйлаганым да юк иде. Миңа калса, ул исемне алдарак алырга тиешле кешеләр дә бар иде. Әлбәттә, лаек кешеләргә ул исем бирелергә тиеш. Менә соң булса да, мәсәлән, Фатыйх Хөснигә бирделәр. Әлбәттә, бик кирәкле, урынлы эш иде ул. Шул ук вакытта безнең бик күп лаек кешеләребез ул исемне ала алмыйча киттеләр дә инде. Туфан ни өчен халык шагыйре исемен алмаска тиеш иде? Нури Арслан ул исемгә бик хаклы иде. Үз вакытында менә шундый хәлләр дә булды, нишлисең... 

Р.Миңнуллин: Әмирхан абый, Сез безнең хөрмәтле, зур язучыбыз. Менә Сез үзегез турында, иҗатыгыз турында уйланганда, чыннан да, үзегезнең олылыгыгызны, татар әдәбиятына керткән хезмәтләрегезнең бәясен сизәсезме? 

Әмирхан Еники: Беләсезме, мин соңгы елларга кадәр үземне классик язучы, олы язучы итеп тоймадым да, ул хакта уйламадым да диярлек. Тик соңгы вакытларда гына азрак "әллә мин, чыннан да, шундыйрак язучы микән" дигәнрәк уй килә башлады. Чөнки миңа игътибар арта төште. Тәнкыйть тарафыннан, җәмәгатьчелек тарафыннан. Чакырулар, сөйләтүләр күбәйде. 

Р.Миңнуллин: Ә менә кайсы әсәрегез татар әдәбияты тарихында калыр дип уйлыйсыз? 

Әмирхан Еники: Минем инде әйберләрем күп түгел. Алар бар да бертигезрәк. Шулай да халыкка ошау җәһәтеннән "Әйтелмәгән васыять" яшәр инде. "Матурлык" дигән хикәя, бәлкем, яшәр. Повестьлардан, бәлкем, "Рәшә", "Гөләндәм туташ хатирәсе". Аларның күпме яшәвен әйтүе бик кыен, әлбәттә. Шулай да миндә ышаныч бар. Мин алай тиз онытыла торган язучылардан булмам дип уйлыйм. Ни өчен соңгы вакытта миндә шундый ышаныч көчәйде дисезме? Бу араларда минем әсәрләремне радиодан тапшыралар. Телевидение мине бөтенләй тапшырмый диярлек. Радио укыштыра. 

Р.Миңнуллин: Үзегезнең әсәрләр арасында "юкка язганмын моны" дигәннәре, үз әсәрләрегез өчен оялган чакларыгыз бармы? 

Әмирхан Еники: Юк дәрәҗәсендә. Менә әйтик, фронттан кайткач, мин "Шиһап абзыйның таныш кызы" дигән хикәя язган идем. Ул сугыштан соң беренче сайлауларга багышланган. Мин шуны журналга илттем. Журнал кабул итте. Һәм басарга булды. Ләкин миннән үзенекен өстәтә башлады. Минем хикәямдә Сталин турында да, Молотов турында да сүз юк иде. Гади авыл кешесе Шиһап абзый һәм ул фронтта күргән бер кыз турында сүз бара. Алар бер ротада эшләгән. Ул кызны фронттан кайткач депутатлыкка тәкъдим иткәннәр. Бик әйбәт, инсафлы кыз. Җаны-тәне белән кешеләрне кайгырта торган кыз. Шиһап абзый моңа бик дулкынлана, куана... Ә миңа журналда болай аңлаталар. Халыкның иң беренче депутаты Сталин. Шуңа күрә аны хикәягә кертергә кирәк. Ну нишлисең, ул вакытта бит Сталинның исән чагы, кертми кара. Кертмәсәң, үзеңне мәгълүм бер җиргә илтеп кертергә мөмкиннәр. Кертергә туры килде. Шуңа күрә мин ул хикәяне бер генә җыентыкка да керткәнем булмады. Диктовка белән өстәлсә дә, минем кул белән өстәлгән бит. 

Р.Миңнуллин: Димәк, Сезнең өстән кушып язылган әсәрләрегез юк дәрәҗәсендә. Бәлки, шуңадыр да заманында Сезгә тәнкыйть тә шактый эләкте? 

Әмирхан Еники: Тәнкыйтьчеләрне инде аларны заманадан аерып булмый. Алар шул заман таләбеннән чыгып эш иткәннәрдер. Миңа тискәре тәнкыйтьләр белән бергә уңай тәнкыйтьләр дә булды. 

Р.Миңнуллин: Әмирхан абый, Сезнең әсәрләрне укыганда бигрәк тә теленә игътибар итәсең. Шаккатып, сокланып, рәхәтләнеп укыйсың. Менә Сезнең сөйләшүегез дә бөтенләй башка, матур итеп сөйләшәсез. Әсәрләрегездәге геройлар кебек инде.

Әмирхан Еники: Юк, сөләшүем белән язуым минем бер түгел. Мин язган чакта иң элек сүзгә, телгә бик таләпчән киләм. Көчемнән килгән хәтле тырышып язам. Яхшы булсын дип. Кеше укый алырлык булсын дип. "Язучы язганда аның үз тәнкыйте йокламаска тиеш", - дип Толстой әйткән булган.
 
Р.Миңнуллин: Әмирхан абый, тел дигәннән, Сез соңгы вакытта публицистика белән бик нык шөгыльләнәсез. 

Әмирхан Еники: Мин татар халкының киләчәгенә, әлбәттә, өмет белән карыйм. Менә бу үзгәртеп корулар башлангач, Татарстан үзенең хак юлын тапты дип уйлыйм мин. Чын мөстәкыйльлеккә, бәйсезлеккә ирешүләр тиз генә булмаячак, юлы аның озын булачак. Аны безгә тиз генә китереп бирергә торучылар юк, ләкин юнәлешебез дөрес дип саныйм.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100