Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Мираж" төркеме җырчысы пластик операцияләр турында сөйләгәндә елап җибәргән

Наталья Ветлицкая "Россия 1" каналындагы "Привет, Андрей!" тапшыруына интервью бирде.

news_top_970_100
"Мираж" төркеме җырчысы пластик операцияләр турында сөйләгәндә елап җибәргән
скриншот

Наталья Ветлицкая күп авырлыклар күрүен һәм физик авыртуны инде бүтән кичерә алмавын әйтте. Пластик операция һәм инъекцион косметология турында сүз чыккач ул "Мин физик авыртуны күтәрә алмыйм. Яшь чагымда мин сабыр, түзем идем. Хәзер инде түзә алмасымны аңлыйм. Мин шулкадәр күп газап кичердем, хәзер кичерәсем килми", - ди. Шушы сүзләрне әйткәч, ул елап җибәрә һәм үзен төшермәүләрен сорый. Тапшыруны алып баручы Андрей Малахов аны каплый һәм тынычланганын көтә.

"Миңа үзең булып кал диделәр. Мин ясалмалана, уйный алмыйм", - ди Ветлицкая.

Ул 1997 елларда ук тормышында бушлык кичерә башлавын әйтә. "Мин үземне 90 яшьле әби итеп хис итәм. Һәр адым миңа авыр ди", - ди ул. Ветлицкая әйтүенчә, акча да, танылу да аның шәхси тормышын бизи алмаган.

"Мәхәббәт тә, карьера да бар, ә син бәхетсез. Читтән килгән әйбер сине бәхетле итә алмый. Проблема үземдә - минем эчемдә бушлык, сагыш, канәгатьсезлек. Хәтта бала тугач та мин бәхетле булмадым. Мин нәрсәдер үзгәрер дигән идем, барып чыкмады".



Наталья Ветлицкая 1964 елда Мәскәүдә туган. Ул киноактриса, композитор буларак та билгеле. 1988 елда "Мираж" төркеме җырчысы буларак таныла. 1997 елда "Новейшие приключения Буратино" фильмында төшә. 2004 елда, кызы тугач, Испаниягә күченеп китә. 2019 елда Россиягә әйләнеп кайта, концерт турларын башлаячагын әйтә.

Дүрт тапкыр кияүгә чыккан. Йога белән шөгыльләнә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100