Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Миома дип уйладым». Авырлы хатын бәбигә узуын белгән һәм 1 сәгатьтән сәламәт бала тапкан

news_top_970_100
«Миома дип уйладым». Авырлы хатын бәбигә узуын белгән һәм 1 сәгатьтән сәламәт бала тапкан
Фото: © "Татар-информ"

Ростов-на-Дону шәһәрендә яшәүче хатын эче авыртып табибка мөрәҗәгать итә. Шуннан соң аның авырлы булуы ачыклана. 1 сәгатьтән ул баласын тудыра. Бу турыда РИА Новости яза.

Вакыйга 12 сентябрьдә төн уртасы тирәсендә була. Эченең аскы өлешендә каты авыртулар булган хатынны хастаханәгә китерәләр. Хатын аналыгында миома үскән һәм асцит бар дип шикләнүен әйтә.

Тикшергәннән соң, гинекологлар аның авырлы булуын шунда ук ачыклый. Аның тулгагы башланган була.

Авырлы хатын исә шул вакытка кадәр бала көтүен аңламый, табибларга мөрәҗәгать итми, хисапка да басмый. Аны төнлә китергән хастаханәдә бала тудыру бүлеге дә булмый. Биредә эшләүче табиблар операция бүлмәсе әзерли.

Бәхеткә, хатын берничә минуттан баласын үзе яхшы гына тудыра. Нык һәм сәламәт бала 3,5 кг авырлыкта, буе 52 см, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100