Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Минзәләдә Ык елгасында суга баткан яшүсмер: «Гаиләдә бердәнбер бала иде»

24 июль көнне Минзәлә районы Иске Иркәнәш авылы янында Ык елгасында су коенганда 14 яшьлек яшүсмер батып үлгән. Туганнарының, якыннарының тирән кайгыларын уртаклашабыз.

news_top_970_100
Минзәләдә Ык елгасында суга баткан яшүсмер: «Гаиләдә бердәнбер бала иде»
ГУ МЧС России по РТ

Җәйге челлә вакытында халык сулыклар буена агыла. Су коену урыны булмау да кешеләрне туктатмый. «Татар-информ» 24 июль көнне Минзәлә районы Иске Иркәнәш авылы янында Ык елгасында бер яшүсмернең батып үлүен хәбәр иткән иде. Су төбенә киткән егетнең мәетен табар өчен водолазлар чакыртылды.

29 августта Рүзәлгә 15 яшь тулган булыр иде.

2007 елда туган бала ул. Гел шушында әби-бабасы янына авылга кайтып йөрде, үзләре Чаллыда торалар. Кечкенәдән үк әби-бабасы карашты. Алар моннан өй алып күченеп кайттылар. Без, туганнары, алар белән бер урамда яшибез. Безнең күз алдында үсте бала. Рүзәл – бик тыныч, акыллы, кешегә бер зыяны тими иде. Нәрсә әйтсәң, шуны тыңлый. Безнең балалар белән бергә үсте. Аны «мишәр малае» дип тә үртәп алалар иде. Аңа үртәлми, үпкәләми иде ул. Киң күңелле, мәрхәмәтле малай иде. Туганнары белән аралашты. Безгә кайткан туганнарның балалары белән су керергә дип, рөхсәт сорап чыгып киттеләр.

«Эчкә кермәгез, озак булмагыз, сак булыгыз, дип озатып калдык, – ди Рүзәлнең туганы.

Рүзәл үзенең дусты белән авылдан ерак булмаган елга буена су коенырга төшеп китә.

Безнең су буенда комлык бар, алар шунда су керергә барганнар. Алар анда икәү генә булганнар. Малайлар авылдан күренми торган борылышлы урынга барганнар. Агым көчле анда. Эчкәрәк кереп киткәнме соң инде... Бик авыр инде мондый әйберләрне сөйләргә. Анда чокырлы урын булган. Рүзәлне иптәше коткарып караган: кулыннан тарткан, әйберләр дә сузып караган. Аягы җиргә тимәгәч, төпкә киткән инде. Салкын булып көзән җыерып алдымы икән инде. Тегесе карап калган инде, – ди ул сызланып.

Иптәшенең бөтен тавышына кычкырганын ишетеп, якында гына булган балыкчылар да йөгереп килгән. Соңыннан егетне эзләргә дип бөтен авыл халкы елга буена төшкән.

Фото: © «Татар-информ» архивы

Балыкчылар килгәндә инде соң булган. Бөтен авыл халкы купты, ярдәмгә килүчеләр күп булды. Моторлы көймәләр белән дә эзләделәр. Минзәләдән гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре дә килеп җиттеләр. Эзләделәр. Аннан соң авылдагы бер апа күрәзәчегә шалтыратып сораган. Ул баланың кайда булуын аңлаткан. Шул урыннан кичке сәгать алтылар тирәсендә таптылар үзен.

Кичә озаттык Рүзәлне. Авыл зиратына җирләделәр. Гаиләсенә, туганнарына бик авыр инде, елыйлар да, елыйлар... Хәлләре дә юк. Әбисе бигрәк инде. Гаиләдә бердәнбер малай иде... – дип туганнары да күз яшьләрен тыеп кала алмады.

Егетне соңгы юлга озатырга дип дуслары, яшьтәшләре, мәктәп укытучылары да килгән. Су буена суда коену тыела дигән такталар да урнаштырылган булган.

Язулары да бар иде, су керәләр иде шул. Ел саен бер шундый вакыйга булып ала иде инде. Ык бит инде, ага ул. Агым күренеп тора, елга бөтерчекләнеп тора. Авылга да бик якын гына. Югыйсә бик киң дә түгел инде ул, агым бар инде. Кешеләр дә суга керә шул. Берни дә булмый кебек бит ул. Су ала шулай кешеләрне…

Ходаем, бала кайгысын күрсәтмәсен инде, – ди ул. 

Рүзәлнең якыннарының, туганнарының, дусларының авыр кайгыларын уртаклашабыз. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100