Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Минзәләдә подъездда кечкенә кызчыкка бәйләнгән ирне шунда яшәүчеләр кыйнаган

news_top_970_100
Минзәләдә подъездда кечкенә кызчыкка бәйләнгән ирне шунда яшәүчеләр кыйнаган

Минзәлә районында кечкенә кызга подъездда бәйләнгән ир-атны кыйнаганнар. Ирне педофилиядә, кыз баланы ораль секска мәҗбүр итәргә теләүдә гаепләгәннәр. Аның балага карата көч куллануын видеокамера төшереп алган. Видеода күренгәнчә, ир 8 яшьлек кыз баланың башын аска таба идермәкче була, ләкин кызчык аның кулыннан ычкынып китә. «Зинһар, кирәкми!» – дип кычкыра.

Кайбер мәгълүматлар буенча, бу кеше Әлмәттән Яңа ел бәйрәме үткәрергә Минзәләгә бер хатын-кыз янына килгән. Ул хатын-кызның кечкенә кызы бар. Ир-ат шул балага карата көч кулланган.

Бу йортта яшәүчеләр икенче көнне бу ирне эзләп тапканнар һәм типкәли-типкәли кыйнаганнар, аның йөзе канга баткан видеосы социаль төркемнәрдә шул видео таралды. Кыйнаучылар ирне «педофил» дип атый. Аннары җирдә яткан ирнең артына тибәләр. «Бу кеше – көчләүче, без синең йөзеңне бөтен җирдә күрсәтәчәкбез», – ди алар.

Ирнең кыз балага бәйләнү факты буенча җинаять эше кузгатылган. 31 декабрьдә аны сак астына алганнар. Ир үз гаебен таныган, балага исерек баштан бәйләнүен әйткән. Аның рәсми рәвештә беркайда да эшләмәве билгеле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100